tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарман районына эшлекле сәфәр
Сарман районына эшлекле сәфәр

Сарман районына эшлекле сәфәр

25нче апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар эшмәкәрләре ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев Сарман районында эшлекле сәфәрдә булып кайттылар.

Сәфәр барышында Сарманның үзендә, Әлмәт һәм Мортыш Баш авылындагы күпсанлы очрашуларда сүз үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм мәгариф мәсьәләләренә, күпмилләтле илебез халыкларының кыйммәтләрен саклауга һәм, әлбәттә, Сарман җирлегендә Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы эшчәнлеген җәелдереп җибәрү турында барды.

Шунысы игътибарга лаек – районда татар иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре һәм дин әһелләре эшчәнлекне тыгыз элемтәдә алып баралар һәм халыкта бу яклау таба икән.Әлмәт авылындагы урта мәктәпкә балаларны күрше авыллардан, шул исәптән, Сарманның үзеннән дә укырга йөртүләре биредәге укыту-тәрбия эшләренең югары дәрәҗәдә булуының ачык дәлиле.

Район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән булган очрашу вакытында Сарманда милли эшләрнең торышы, биредә конгрессның эшчәнлеген җәелдереп җибәрү турында барды. Тиздән Бөтендөнья татар конгрессының Сарман җирле оешмасында хисап-сайлау җыелышы булуы көтелә. Оешманың яңа җитәкчесе урынына татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Әлмәт авылы имамы, җир эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап сату белән шөгылләнүче эшмәкәр Нияз Тимергалиевны күрә.

Киләчәктә конгрессның җирле оешмасы үз эшчәнлегендә районда яшәүче актив милләттәшләребезгә, хакимият ярдәменә һәм конгрессның Башкарма комитетына таянып эш алып барырга тиеш дип килешенде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*