tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2024» конкурсында катнашырга чакыралар
Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2024» конкурсында катнашырга чакыралар

Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2024» конкурсында катнашырга чакыралар

Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2024» муниципаль конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурста татар телен белүче 14-30 яшьлек гүзәл затлар катнаша ала. Сайлап алу туры 2 майда 16.00 сәгатьтә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә узачак.

Конкурс программасында өч номинациядә чыгыш ясарга — визит карточкасын күрсәтергә, милли костюмны якларга һәм татар милли ризыкларын тәкъдим итәргә туры киләчәк.

Бәяләүләрнең төп критерийлары — башкару осталыгы һәм сәхнә культурасы дәрәҗәсе, татар халкының мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен белү, шулай ук артистлык, эстетик зәвык һәм оригинальлек.

Бәйгенең финалы 4 июньдә 18 сәгатьтә үтәчәк.

Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 1 маена кадәр [email protected] электрон почтасы аша кабул ителә.

Чыганак: alabuganury.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*