tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда беренче ифтар ашлары уздырылды
Татарстанда беренче ифтар ашлары уздырылды

Татарстанда беренче ифтар ашлары уздырылды

Казанның былтыр ачылган “Ярдәм” мәчете быел да ифтар чатыры корды. Чатырда 350 кешелек урын хәзерләнсә, мәчет эчендә тагын 150 кешегә ифтар табыны корылды.

19 ярым сәгать ураза тотып авызны мәчеттә ачарга килгән һәркемгә ризык җитте. Мәчетнең имамы Илдар Баязитов мондый чатырларда һәркөнне ифтар ашлары оештырылачагын һәм казан мөселманнарын үзләренә көтеп калуларын белдерде.

Ахшам намазын мәчеттә җәмәгать белән бергә укыган мөселманнар тәравих намазын да “Ярдәм” мәчетендә укып өйләренә таралышты.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*