tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Гошер көне – 2020: мохтаҗларга якынча 1 000 000 кг азык-төлек таратылды
Татарстанда Гошер көне – 2020: мохтаҗларга якынча 1 000 000 кг азык-төлек таратылды

Татарстанда Гошер көне – 2020: мохтаҗларга якынча 1 000 000 кг азык-төлек таратылды

Татарстанда 26 сентябрь ТР мөселманнары Диния нәзарате тарафыннан Гошер көне дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан өч атна дәвамында республиканың барлык үзәк мәчетләрендә гошер сәдакасын җыю һәм азык-төлекне мохтаҗларга  һәм социаль учреждениеләргә  бүлеп бирү оештырылды.

Әлеге кампания нәтиҗәләре буенча, бөтен Татарстан Республикасы буенча якынча 1 млн. килограмм гошер сәдакасы җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында беренче урынны Балык Бистәсе (152 т), Балтач (87 т) һәм Арча (60 т) районнары алып тора. Шулай ук Чирмешән районы (59 т), Саба районы (46 т), Кукмара районы (43 т), Әтнә районы (40 т), Бөгелмә районы (35 т), Чүпрәле районы (34,3 т), Сарман районы (29 т), Теләче районы (27 т), Аксубай районы (26,5 т), Кайбыч районы (18 т) зур активлык күрсәтте.

Татарстанлылар, азкеремлеләргә ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә яшелчә (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, суган һ.б.), бал һәм бөртекле культуралар алып килде. Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге), социаль учреждениеләргә (районнардагы картлар йортлары, балалар йортлары), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Коръән хафизлар әзерләү үзәге һ.б.), шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 1200 дән артык азкеремле гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез…” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

Инкыйлабка кадәр Ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә советлар вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер бу хәйрия гамәле Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның идеясе белән яңадан республика мөселманнарының дини тормышына кире кайта башлады.

Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда 1109,5 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*