tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшен тизлегендә чемпион булдылар
Яшен тизлегендә чемпион булдылар

Яшен тизлегендә чемпион булдылар

12 октябрьдә үткәрелгән Бөтендөнья шашка чемпионатының команда уеннарында 64 шакмаклы такта артында яшен тизлегендә үтә торган турнирда Россия командасы җиңү яулады. Дүрт халыкара чемпион һәм бер спорт мастерына кандидаттан торган команда әгъзалары – самаралы Фәхретдин Канюкаев һәм Олег Дашков, башкортстанлы – Муродулло Амриллаев, Кырым Республикасыннан – Сергей Белошеев һәм Якутиядән Гавриил Колесов чемпион исемнәренә лаек булдылар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Төркиянең Измир шәһәрендә үткән былтыргы чемпионатта шул ук составтагы команда көмеш медальгә лаек булган иде.

“Дуслык Самара” сайты редакторы Искәндәр Сәетов, халыкара гроссмейстер Олег Дашковтан телефон аша интервью алып, материалны “Бердәмлек” редакциясенә тапшырды.

– Олег Николаевич, җиңүгә ирешүегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Уен ничек барды?

– Якутиянең “Россия-2” командасын җиңү безне алга чыгарды. Ул команда бик көчле, составында өч дөнья чемпионы, өч халыкара гроссмейстер уйный. Шулай да, шәхси уенда без аларны 4:2 исәбенә бик җиңел генә җиңеп куйдык. Һәм бу безнең отышның нигезен тәшкил итте дә инде.

Ә менә Украина командасы бирешмәде, 2нче турда ике команда да бертигез очколар җыйды. Ләкин без, башкаларны җиңеп барганлыктан һәм уеныбызның тотрыклы булуыннан, җиңүгә ирешә алдык.

Яшен тизлегендә уйнау бик кызыклы бит ул. Бары тик 3 минут дәвам итә һәм һәр йөреш өстендә уйлау өчен 2 секунд вакыт бирелә. Шуңа күрә бик көчле гроссмейстерлар да кайчакта югалып калалар һәм тәҗрибәсе күпкә аз булган кешегә оттыралар. Һәр адымны бик тиз ясарга кирәк иде. Һәм безнең команда бу бурычны лаеклы үтәде.

– Аңлавымча, сез әле тагын тиз уен дип аталган ярышта да катнаштыгыз. Анысы ничек үтте?

– Кызганыч, анысында икенче урын гына тәтеде. Соңгы турга хәтле тигез генә җиңеп барган идек һәм безгә тик җиңү генә кирәк иде. Ә без аны ничьяга уйнадык һәм, шулай итеп, икенче урынга калдык.

– Сезнең көндәшләрегез арасында элек Новокуйбышевскида яшәгән шашкачы бар диләр, бу дөресме?

– Әйе, элек ул самаралы иде. Юрий Королев – беренче дөнья чемпионы, әле дә сафта. Шуның аркасында без икенче урынга калдык та инде. Самараның шашкачылар мәктәбенең көчле булуын дәлилли бу.

– Бөтен сайтларга яшен тизлегендә таралган видеомөрәҗәгатьтә Фәхретдин Бәдретдин улы бу җиңү киләсе елгы Бөтендөнья шашка турнирын Самара өлкәсендә уздырырга мөмкинлек бирә, дип әйтте. Бу шулаймы?

– Монда барысы да өлкә хөкүмәтеннән килә инде, губернатор ярдәменнән башка берни дә эшләп булмый. Шашка Федерациясе шартлы рәвештә рәсми булмаган рөхсәтен бирде, бирүен. Турнирның дәрәҗәсе бик югары һәм аны шундый дәрәҗәдә үткәрү өчен бө-тен шартлар да үтәлергә тиеш.

– Ә быелгы чемпионат ниндирәк дәрәҗәдә үтә?

– Бик югары, дип бәяләр идем: залы да, яктылыгы да, информация бирү тизлеге дә, яшәү һәм ашау шартлары да тел-теш тидерерлек түгел. Уенчылар составы да абруйлы, гроссмейстерлар саны гына да егермедән артык, төрле еллардагы дөнья чемпионнары да уникеләп бардыр.

– Шашка уенына мөкиббән киткән кеше буларак, ата-аналарга нинди киңәш бирер идегез?

– Шашка уены – ул дөньяның кечкенә генә бер моделе, дип әйтергә була. Ул кешенең аңын үстерә, төрле ситуацияне алдан күреп белергә өйрәтә. Алдан күреп белү яшь кеше өчен бик тә мөһим, чөнки ул үз тормышын алдан корган план буенча оештыра ала. Картайгач та аның башы яшьләрнеке кебек эшләячәк. Шашка уйный белгән кеше алга карап эш итә, башкаларны гел берничә адымга артта калдырып, тормыш борылышларын югалтуларсыз узарга өйрәнә.

– Башка сүз белән әйткәндә, шашка уйный белгән кеше һәр ситуациядән дә чыгу юлын таба алачак?

– Әйе, шулай. Безнең шашка клубында бик күп профессорлар, галимнәр шөгыльләнә, вакытлары кысрык булуына карамастан, уйнарга вакыт табалар. Уңышлы кеше буласыгыз килсә, балачактан шашка уйнарга өйрәнегез!

  • Фәхретдин Канюкаев алты ел рәттән туган авылы Мәчәләйдә Габдулла Тукай исемендә шашка турнирлары уздырып килә, түгәрәк тә оештырган.
  • Самараның Ленин урамында да үз акчасына шашка клубы ачып җибәргән. Анда үзе дә, балалары да, гади шәһәр кешеләре һәм гроссмейстерлар да йөреп, шашка уйнау осталыкларын чарлыйлар.

Эльмира Шәвәлиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*