tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда татар токымлы атлары турында китап чыкты
Татарстанда татар токымлы атлары турында китап чыкты

Татарстанда татар токымлы атлары турында китап чыкты

Татарстанда татар токымлы атлар турында китап чыкты. Республикада татар токымлы атларның ничек торгызылуы турындагы татар телендәге китапны бастыруда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәм күрсәтте. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Узган елның декабрендә селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча Россия Федерациясе дәүләт комиссиясе федераль Дәүләт реестрына «Татар» ат токымын кертте. Бу 8-10 ел дәвамында алып барылган токымны торгызу эшенең нәтиҗәсе булды. Татар токымлы атлар – ул безнең горурлыгыбыз», – дип уртаклаша укучылар белән ТР Премьер – министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә китапка кереш сүзендә атларга булган күптәнге мәхәббәте турында сөйли, шулай ук гаилә тарихындагы алар белән бәйле шәхси хатирәләре белән уртаклаша.

Китапның авторлары: биология фәннәре докторы, профессор, Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең биология, генетика һәм хайваннар үрчетү кафедрасы мөдире Равил Хәйретдинов, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ башлыгы Ришат Зарипов һ. б.

Бу китапта татар атларының төп токым билгеләре: экстерьер, масть, конституция, продуктив сыйфатлары һәм чыдамлылыгы җентекләп тасвирланган.

«Татар токымыннан булган атлар танылып та өлгерде. Алар Сабантуй милли бәйрәмендә ат чабышларында катнашалар, призлы урыннар яулыйлар һәм хәтта кинода төшәләр. Әйтик, тиздән экраннарга чыгачак «Зөләйха күзләрен ача» фильмында төп героиня Кремльгә нәкъ менә татар токымлы атта киләчәк», – диелгән хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*