tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда телләрне саклау һәм үстерүгә 1 миллиард сумнан артык акча тотачаклар
Татарстанда телләрне саклау һәм үстерүгә 1 миллиард сумнан артык акча тотачаклар

Татарстанда телләрне саклау һәм үстерүгә 1 миллиард сумнан артык акча тотачаклар

Татарстанда 2030 елга кадәр исәпләнгән дәүләт телләрен саклау һәм үстерү программасын гамәлгә ашыруга 1 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

«ТР Министрлар Кабинеты „2023-2030 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү“ дәүләт программасын раслау турында карар чыгара», — диелә документларда.

Проект бурычларына Татарстандагы дәүләт телләрен өйрәнүне оештыру-хокукый һәм аналитик яктан тәэмин итү, аларны саклау һәм үстерү эшчәнлегенә фәнни һәм методик якын килү, дәүләт телләрен үстерү һәм өйрәнү өчен тулы бер системаны үстерү, зур чараларны гамәлгә ашыру һәм республикада уңайлы тел мохите булдыру керә.

Ел саен программаны гамәлгә ашыруга 125-133 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Программаның координаторы — Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*