tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанга беренче хаҗилар кайта
Татарстанга беренче хаҗилар кайта

Татарстанга беренче хаҗилар кайта

Бүген Татарстан хаҗиларының 80 кешедән торган беренче төркеме Мәскәү вакыты белән 13.35 сәгатьтә кайтачак. 247 кешелек икенче төркем 16.40 сәгатьтә Казан аэропортында булачак. Ватаннарына беренчеләрдән булып кайткан хаҗиларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каршы алачак.

2018 елда Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылды. Алар барысы да Татарстанның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторын сайлады. “ДУМ РТ Хаҗ” туроператоры һәрбер хаҗига яшел-саргылт төстә чемодан һәм сумка тапшырды. Әлеге төс халык арасында татарстанлыларга югалмаска ярдәм итте. Хаҗиларны юлда һәм хаҗ гамәлләрен үтәгәндә тәҗрибәле, гарәп, татар һәм рус телләрендә камил аралашучы җитәкчеләр озатып йөрде. Төркемнәрдә якынча 50 кеше тупланды. “ДУМ РТ Хаҗ” мөселманнарны мөһим гыйбадәткә әзерлек эшләрен күптән башлаган иде. Республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә хаҗ дәресләре оештырылды. Әлеге лекцияләрдә имамнар һәм дин белгечләре хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ үтәүнең үзенчәлекләрен аңлаттылар. Әлеге мәзһәб буенча эшләүче Татарстан операторы Россиядә бердәнбер санала.

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме 10 сентябрьдә кайта.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*