tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ямбай 420 еллыгын бәйрәм итте
Ямбай 420 еллыгын бәйрәм итте

Ямбай 420 еллыгын бәйрәм итте

25 августта Төмән районы, Ямбай авылы 420 еллык юбилеен бәйрәм итте. Август ахырында Авыл көнен үткәрү ямбайлылар өчен матур традициягә әйләнде.

Мәктәп янындагы стадион төрле төстәге флаглар һәм шарлар белән бизәлгән иде. Алып баручылар бәйрәмнең башлануын ачык дип игълан иткәч, сәхнәгә Ямбай авылы хакимият башлыгы Дина Бурундукованы чакырдылар. Ул: “Авыл көнен бәйрәм итүнең гадәткә керүе яхшы. Быел Төмән районына – 95 ел, Ямбай авылына – 420 ел, Нигъмәтулла хаҗи исемендәге мәчеткә – 130 ел.

Ямбай – үзенең матур гореф-гадәтләре, тарихы, күренекле якташлары, казанышлары булган искиткеч авыл. Ә иң мөһиме – сез, биредә яшәүчеләр тырышлыгы белән, ул тагын да заманчарак һәм көннән-көн матуррак була бара. Чын күңелдән сезгә иминлек, татулык һәм бәхет телим!” – дип җылы котлау сүзләрен белдерде.

Ямбай халкының бәйрәм шатлыгын уртаклашырга мөхтәрәм кунаклар да килгән иде. Төмән районы хакимият башлыгы урынбасары Ольга Зимина, район Думасы рәисе Валентин Клименко ямбайлыларны, кунакларны район өчен бик әһәмиятле – авылның 420 еллыгы белән котладылар. Аннары традиция буенча югары күрсәткечләргә ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, юбилярларга, актив яшьләргә төрле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Бәйрәм сәнгать коллективлары, аерым җырчылар, мәктәп укучылары чыгышлары белән дәвам итте. Балалар өчен аттракционнар, батутлар куелган иде. Сәүдә нокталары, картиналар, декоратив-кулланма иҗат күргәзмәләре эшләп торды, шулай ук филология фәннәре докторы, профессор Х.Ч.Алишинаның Ямбай авылының 420 еллыгына багышланган “Ямбай авылы тарихы” дип исемләнгән яңа китабы белән дә танышырга мөмкинлек булды.

Бәйрәмнең матур җылы хатирәләре күңелләрдә озак сакланыр. Илгә-көнгә акыллы, булдыклы уллар-кызлар үстергән дүрт гасырдан артык тарихы булган Ямбай авылының киләчәге дә өметле, дәвамлы булсын.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*