tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның беренче Президенты татар балалар каналында кунак булды
Татарстанның беренче Президенты татар балалар каналында кунак булды

Татарстанның беренче Президенты татар балалар каналында кунак булды

Шушы көннәрдә «ШАЯН ТВ» каналында тарихи вакыйга булды. Беренче татар балалар каналына кунакка республикабызның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев килде.

«Без сезне «ШАЯН» студиябездә күрергә бик шат», – дип каршы алды мөхтәрәм кунакны каналның төп алып баручылары Шаян белән Биби. «Оста куллар» тапшыруын алып баручы Мәликә студия буенча экскурсия үткәрде.

Минтимер Шәрипович исә: «Бу – тарихи гамәл. Сез – беренче! Бик булдырып эшлисез. Халык та ярата. Канал матур гына эшләп китте, үз урынын тапты. Хәзер инде камилләшергә! Ә камиллеккә чикләр юк, булмасын да!» – диде.

Очрашу ахырында, истәлеккә фотога төшкәч, Минтимер Шәймиев балачак хатирәләре белән уртаклашты. Киләсе очрашуларга кадәр саубуллашып, «ШАЯН»лыларга: «Тырышкан табар – ташка кадак кагар. Шуны онытмагыз, тырыш булыгыз. Мин сезгә чын күңелдән уңышлар телим!» – дип теләкләрен җиткерде.

shayantv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*