tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан киносы көннәре «Сөмбел» фильмы премьерасы белән ачыла
Татарстан киносы көннәре «Сөмбел» фильмы премьерасы белән ачыла

Татарстан киносы көннәре «Сөмбел» фильмы премьерасы белән ачыла

Быел Татарстан киносы көннәре мини-фестиваль рәвешендә була һәм Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмы премьерасы белән ачыла.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре Казанда 24 — 30 август көннәрендә үтә. Атна дәвамында тамашачыга XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Милли конкурс» номинациясенә кергән фильмнар күрсәтеләчәк.

Фестиваль фильмнары «Мир» кинотеатрында үткәрелер дип көтелә. Хәтта оештыручылар йолдызлар өчен кызыл келәм дә вәгъдә итә. Программада премьералар һәм иҗади очрашулар каралган.

«Вазгыять безне Казан кинофестивален техник режимда үткәрергә мәҗбүр итә. Шунлыктан Татарстан киносы көннәрен мини-фестиваль форматында үткәрергә булдык. Аңарчы кинотеатрлар ачылмаса, мини-фестивалебез Аксенов скверында үткәрелә ала», — диде «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Татарстан киносы көннәрендә Салават Юзеевның «История одной фотографии», Ренат Хәбибуллинның «Фанис Зиганшин. Разговор за сценой», Солтан Сөнгатуллинның «Танцуй в Углу» һәм башка фильмнар күрсәтеләчәк.

Фестиваль башкорт режиссеры Айнур Аскаровның Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән «Отряд Таганок» фильмы белән төгәлләнәчәк. Бу — Казан тамашачысына «Татаркино» ның бүләге.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*