tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның хәләл ризыклары Кытай белән Һиндстанга да барып җитәчәк
Татарстанның хәләл ризыклары Кытай белән Һиндстанга да барып җитәчәк

Татарстанның хәләл ризыклары Кытай белән Һиндстанга да барып җитәчәк

Татарстан Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республика вице-премьеры – авыл ­хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәләл продукцияне чит илгә чыгару буенча актив эш алып барылуы хакында сөйләде.

– Безнең экспортның өстенлекле юнәлеше – хәләл продукция. Бүген без ислам дөньясы белән икътисади багланышларны киңәйтү буенча актив эш алып барабыз. Хәзерге вакытта республиканың 70ләп предприятиесенең хәләл продукциягә сертификаты бар. Ләкин ул сертификатны Россия кысаларында гына кулланып була. Азия, ислам илләренә чыгу өчен, халыкара сертификат кирәк, – ди министр.

«Челны Бройлер», «Рамаевское» фермер хуҗалыгы, «Залесный» агрофирмалары Фарсы култыгы илләре, Төркия, Казахстан базарларына чыга башлаган икән инде.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикага әлеге эштә «Россия Ислам дөньясы: KazanSummit»ы, Гарәп Әмирлекләрендәге эшлекле очрашулар ярдәм иткән.

– Чит илгә чыгасың булса, Россия­дә генә эшли торган сертификат белән безне кабул итмиләр. Продукциянең сыйфаты, көндәшлеккә сәләте нинди булуга карамастан, рәсми кәгазең булырга тиеш, – диде ул.

Министр бүген экспортка үсемлек мае, майонез, тавык ите, берникадәр үрдәк ите, куян ите чыгарылуын әйтте. Казан май-экстракция заводының 2024 елда экспорт күләме 260 миллион доллар тәшкил итәргә тиеш. «Нәфис» ширкәте Кытай һәм Һиндстан базарларына чыгып, экспорт күләмен 2,2 тапкыр арттырырга җыена икән.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*