tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татмедиа»да «Хәтергә уелган китап» бәйгесенә нәтиҗә ясаячаклар
«Татмедиа»да «Хәтергә уелган китап» бәйгесенә нәтиҗә ясаячаклар

«Татмедиа»да «Хәтергә уелган китап» бәйгесенә нәтиҗә ясаячаклар

Бүген, 24 декабрьдә, 14:00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында «Безнең мирас» журналы һәм Татарстан китап нәшрияты оештырган «Хәтергә уелган китап» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

Бәйгене Татарстан китап нәшрияты белән берлектә «Безнең мирас» журналы уздырды. Ул ТАССР төзелүгә һәм Татарстан китап нәшрияты оештырылуга 100 ел тулуга багышлана.

Чарада «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев һәм Зиннур Мансуров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан китап нәшрияты генераль директор Илдар Сәгъдәтшин, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов катнашачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*