tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сан-Франциско татары Оркыя Сафа: ” Казанда көн саен очрашулар булды, “Татар җыры” концертын да яратып карадым”
Сан-Франциско татары Оркыя Сафа: ” Казанда көн саен очрашулар булды, “Татар җыры” концертын да яратып карадым”

Сан-Франциско татары Оркыя Сафа: ” Казанда көн саен очрашулар булды, “Татар җыры” концертын да яратып карадым”

Американың Сан-Франциско шәһәреннән килгән танылган милләттәшебез Оркыя ханым Сафа үзенең кызы Адилә белән бүген Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды.  Аны биредә Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров кабул итте. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасар Марс Тукаев, якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева да катнашты.

Оркыя Сафа Казанга 17-19 нчы декабрь көннәрендә узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында катнашу өчен килгән иде. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган пленар утырышта да кызыклы чыгыш ясады.

Бүген очрашу вакытында Ринат Закиров шул чыгышны искә алып: “Без әйтергә теләгән бөтен фикерне сез, барсын бергә җыеп, шул чыгышыгызда җиткерә алдыгыз,”-диде. Оркыя Сафа бу көннәрдә Казанда үзе өчен кызыклы бик күп очрашулар, аралашулар булганын җиткерде. Сан-Францискода яшәсәләр дә, Татарстан башкаласында аларның дуслары, танышлары шактый.

Милләттәшебез татар җырларын, татар сәнгать әһелләрен бик хөрмәт итә. Америкага барган татарларның бик сирәге генә аларда кунак булмыйдыр. Оркыя Сафа милли ризыкларыбызны саклап яши. Кунакларны да үзебезнең чәк-чәк, өчпочмак, кыстыбыйлар белән сыйларга ярата. Инглиз телендә милли ризыкларыбыз турында китап та чыгарганнар.

“”Татар җыры” концертын да карадык. Бик күп матур җырлар яңгырады. 20 еллык булгач, мин белгән җырларны да ишеттем,”- диде кунак. Ришат Төхвәтуллинның җырлавын аеруча үз итә икән. Җырчы белән якыннан да танышканнар. “Сан-Франциско”да да татарлар гел җыелышабыз. Анда 200 ләп милләттәшебез  яши. Дини, милли бәйрәмнәребезне бергә уздырабыз. Татар йортында мәхәлләбез урнашкан. Шунда килеп татарлар намазлар да укый,”- дип үз тормышлары белән дә таныштырды Оркыя ханым.

Мәхәлләдә Оркыя ханымның ире Даян Сафа инде 29 ел дәвамында имам булып тора. Оркыя һәм Даян Сафалар Америка татарларының төрки-татар мәхәлләсен эшләтүдә күп көч куйган милләттәшләребез. Сан-Францискога 1964 нче елда Япониядән күченеп килгәннәр.

Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*