tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәтергә уелган китап» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
«Хәтергә уелган китап» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

«Хәтергә уелган китап» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

«Хәтергә уелган китап» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләрне конкурска багышланган матбугат конференциясендә игълан иттеләр.

Беренче урынга Казаннан Газинур Морат лаек булды. Аңа 15 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Икенче урынга Казаннан Хәбир Ибраһим һәм Гәрәй Рәхим лаек булды. Аларның һәркайсына 10 мең сум акча тапшырылды.

Өченче урынны Казаннан Нәкыя Гыйләҗева, Арча районы Гөберчәк авылыннан Халидә Габидуллина, Актаныштан Фәндия Гайнанова алды. Аларга 5 мең күләмендә бүләкләр тапшырылды.

Кызыксындыру бүләгенә Курган өлкәсе Белозерный районы Степной Дол авылыннан Хәләф Хәлилов, Лениногорск районыннан Таһир Шәмсуаров, Казаннан Гөлнара Гатауллина, Азнакайдан Миләүшә Шәйхулова, Азнакайдан Сиринә Галиева, Мамадыштан Фирая Мингалиева ия булды. Аларга Татарстан китап нәшриятына бер мең сумлык сертификат бирелде.

«Хәтергә уелган китап» конкурсын Татарстан китап нәшрияты, «Безнең мирас» журналы редакциясе, ТАССРның һәм Татарстан китап нәшриятының 100 еллыкларына багышлап игълан иткән. Конкурс 2019 елның 1 апреленнән 2019 елның 15 декабренә кадәр үткәрелгән.

  • Конкурсның максаты – татар китап мирасын пропагандалау, республикада телләрне саклау һәм үстерү, яңа авторларны табу, алар белән хезмәттәшлек итү.

Айгөл Шәйхлисламова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*