tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә журналистларны, мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Ульяновск өлкәсендә журналистларны, мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Ульяновск өлкәсендә журналистларны, мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Мәгьлүм булганча, узып баручы 2019 нчы ел Ульяновск өлкәсендә «Милли бердәмлек елы» буларак узды. Бүген шул унайдан, Гуернатор Сергей Морозов өлкәдә эшләүче милли мохтариятләр, милли газеталар журналистлары, шул тармакта эшләүче мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләрен кабул итте.

Бәйрәм өстәлләре янында узган бу очрашуда милли хәрәкәттә актив катнашучыларга дәүләт бүләкләрен, губернаторның рәхмәт хатлары тапшырылды. Бизәлгән Яңа ел чыршылары янында узган мәҗлестә төрле телләрдә җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Бу бәйрәмгә мохтарият җитәкчеләренең күбесе милли киемнәрдән килгән иде.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*