enrutat
Баш бит / Тигезлек белән бирелгән гомер – иң зур бүләк
Тигезлек белән бирелгән гомер – иң зур бүләк

Тигезлек белән бирелгән гомер – иң зур бүләк

Мин аның нәрсә әйтәсен алдан ук беләм, – диде Фәния ханым елмаеп.
Ышанам, Миңнурахман ага белән аларның бергә гомер итә башлаганнарына 11
гыйнварда нәкъ алтмыш ел. Сүз Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылында яшәүче Хисматовлар гаиләсе турында. Миңнурахман ага белән Фәния ханым дүрт бала
үстергәннәр, барысын һөнәрле булсыннар дип укытканнар. Бүген оныклары
һәм оныкларының балалары белән куанып яши торган көннәре.

Гаҗәеп кешеләр
– Әти белән әни минем өчен гаҗәеп кешеләр. Ничек шулай тату яшәп була
икән? Аларның үзара ачуланышканын хәтерләмим, – диде кызлары Фәнзилә
ханым Минһаҗева. Фәнзилә ханым Вятка Аланы районында танылган эшмәкәр.
“Мясо тойменское” предприятиесе мал чала, ит эшкәртеп дистәләрчә төрдәге
ашамлык чыгара, Киров өлкәсендә һәм күрше регионнарда үз кибетләре бар.
Азык-төлеккә кагылышлы төр бизнес шактый кырыс нәрсә, аңа карата
таләпләр каты, тәүлек әйләнә күз йоммаска кирәк дияр идем һәм эшмәкәр
кешенең үзен дә шактый кырысландыра. Әмма бу Фәнзилә ханыма кагылмый.
Әйе, ул таләпчән, аның һәр адымы алдан уйланылган, тик кеше буларак ул
гаҗәеп нечкә, яхшы күңелле. Бүтәнчә мөмкин дә түгел, чөнки ул
Миңнурахман белән Фәния Хисматовлар кызы. Әти-әнисе йортында гади бер кагый-
дә бар – кеше рәнҗетергә ярамый. Алтмыш ел бер-береңне кадерләп яшәү
сере нәкъ менә шунда булыр. Кеше рәнҗетергә ярамый дигән сүз ул бит өй
эчендәге бар кешегә дә кагыла. Эшкә алынгансың икән, син аны җиренә
җиткереп башкар, шул вакытта уңарсың, тормышың алга барыр, әмма
башкаларның хәленә керә бел! Шул исәптән: ир хатыны, хатын ире хәленә.
Кеше янында әйбәт күренергә тырышып, өеңдә холыксызлансаң, булмый.

Күрше кызы
Редакция машинасы белән капка төпләренә килеп туктаганда төп йортта
яшәүче уллары Илгиз әфәнде каршы алды. Илгиз шулай ук районда танылган
эшмәкәр. Ул пилорама тота. Аны да авылдашлары бик тыйнак һәм шул ук
вакытта ярдәмчел һәм кешелекле ди. Илгиз каршы алды, җылы итеп күреште
һәм апасы Кәүсәриягә тапшырды. Кәүсәрия ханым шулай ук авылда үз гаиләсе
белән яши. Инде лаеклы ялда. Энесе Илнур да гаиләсе белән авылга кайтып
төпләнгән.
– Балаларыбызның янда булуы безнең өчен иң зур бәхет, – диде Миңнурахман
ага әңгәмә барышында. Аның, тормышының һәр мизгелен барлап, үткәннәрне
искә алып утыруын тыңлау үзе бер рәхәт. Гомер юлында очраган һәрбер
кешенең матур якларын күреп, җылы сүз таба белә. Әлбәттә, төрле кеше
очрагандыр инде, ансыз булмый, әмма ихласлык белән яхшы мөнәсәбәт кора
белеп абруй казана. Ә эшкә килгәндә Миңнурахман каты була – ару белми,
кирәк икән – кайтмый эшли. Андыйларны, тапты, әмма өйгә йокмады диләр.
– Колхоз машинасында эшләде, фермаларга фураж ташыды. Йорттагы эшкә
вакыты бик тимәде инде, баштарак энекәшләрем Наил белән Рафил
булыштылар, – диде елмаеп Фәния ханым.

Фәния бу йортка килен булып ерактан килми, күршеләр. Миңнурахманны
солдатта яхшы хезмәт иткәне өчен ялга җибәрәләр, менә шунда үзе югында
матур гына итеп буй җиткән күрше кызы Фәниягә күзе төшә. Кайткач, бераз
вакыттан туй ясыйлар.
– Туйдан соң икенче көнне үк урман кисәргә киттек. Кыш иде бу, ат җигеп,
чаналарга утырып, Изел чыгып. (Вятканы Изел дип атыйлар. Автор.) Урман
эшеннән мине бер дә калдырмадылар. Йорт саласы бар, агач кирәк, тырыштык
инде. Соңрак, йөккә узгач та йөрдем әле. Шул вакытларда Миңнурахман
минем өчен бик борчылган инде. Изелгә төшеп китсәк, мине йөзеп чыга
алмас дип, – Фәния ханым үзе сөйли, үзе иренә карап-карап ала.
Миңнурахман ага исә елмаеп, тыныч кына тыңлап утыра. – Әнкәйдән бик
уңдым, Миңнур исемле иде. Миңа, килен буларак, мал карау, печән җыюны
тапшырды. Телгә бик йомшак иде, Фәния, кызым-җаным дип эндәште. Төшкә
кайтам, ул миңа, Фәния кызым-җаным, су җылыттым, син кер юып китәрсең
инде, ди. Гел шулай җайлап яшәде. Авылда кендек әбисе иде, беренче ике
баламны ул өйдә бәбәйләтте.

Биемнең, акылы булып, теле йомшак булса йортта тыныч була шул. Миңнур
әби, берсендә, самолетка билет алырга дип район үзәгенә баргач, теле
йомшак, үзе үткен булганлыгы белән анда да бик җайлы гына йөреп кайта,
соңыннан мәзәк итеп сөйли дә. Автобустан төшкәч, ниндидер бер машиналы
кеше табып ала да, мин шофер Миңнурахман Хисматовның әнисе, мине
аэропортка алып бар инде, юлны белмим ди. Аэропортка барып җиткәч,
билетны кайдан аласым да белмим, билет та алып бир, автостанциягә кире
кайтарып та куй, ди.

Кыюлык кирәк!
Әтисе Хисматулланы Миңнурахман артык ачык хәтерләми. Сугыш башланганда
аңа бары тик дүрт яшь була. Әтисе сугыштан кайтмый, әниләре канаты
астында дүрт бала үсәләр. Әлбәттә, җиңел булмый, әмма ач булмадык диде
ул. Әниләре бик күп итеп кабак үстерә торган була. Икешәр йөз төп
утыртканнар, шул кабак сыерга ашатырга да җиткән, үзләренә дә. Кабак үзе
һәм орлыгы файдасы ягыннан алыштыргысыз ризык ич! Шәхсән үзем моңа
шаккаттым дияргә була. Миңнур апа, чыннан да, бик акыллы хатын булган.
Акыллы да, тәвәккәл дә. Кендек әби булып йөрү өчен никадәр кыюлык кирәк!
Әңгәмә барышында Миң-
нурахман ага үзе белән бер чорда яшәгән авылдашларын хөрмәт белән телгә
алды. Иң башта укытучыларны, аннан соң колхоз вакытында уртак тел табып
бергә эшләгәннәрне. Тегермәнчеләр Зиннәтулла Шаһиев, Өлфәт Гәрәев,
Фидәил Вәлиев дип тезеп китте ул, аннан Фәрит Габдрахмановны атады.
– Ул һичшиксез көчле лидер иде. Бик башлы иде, һәр авылда аның кебек
кеше булсамы?! Иртә китте, – диде ул Фәрит Габдрахмановны сагынып. –
Колхоз рәисе Таһир абый Галиәхмәтов эшләгән кешенең кадерен белде. Таһир
абый колхоз эшен алып барырлык кешеләрне укырга җибәрә иде, шуның белән
уңды.

Уртак бүләк
Җитәкче иптәшләргә эш- ләгән кеше кадерен белү бик мөһим шул. Кадерен
күргәннәр ихластан эшли, ышанычлы була. Ул елларда колхоз машинада эшли
торган кешеләрен дежур итеп куя торган була. Ул-бу булса, халык шул
кешеләрнең капкасын каккан.
– Дежур чакта, берәр кая чыгып китәсе булса дип, киемен аяк очына куеп
йокларга ятыр иде, – дип искә алды Фәния ханым. – Бәбәйләргә алып барасы
булса бик җа-
ваплы була иде. Рәхимә апаны алып барганын сөйләгән иде. Тегесенең
вакыты җиткән, тулгак тотканда, үләм-үләм, тизрәк дип Миңнурахманның
аркасына сугып барган. Берсе дә юлда калмый, барысын илтеп җиткерә тагын.
Фәния ханым күзләрендә горурлык – гомер иткән ире өчен горурлык.
Дөресрәге, ярату! Яше олы булгач, ул бер-берсе белән тату гомер итүне
ярату дип атамады, чынлыкта бу чын ярату. Арада мәхәббәт булмаса болай
итеп яшәп булмый.

– Фәниядән уңдым, – диде Миңнурахман ага, үз чиратында, янында утырган
хатынына карап. Гаилә тормышында уңу, әйе, акыл эше дә. Өйләнешкәндә
хиссез булмый, гадәттә, бер-берсен ошатып парлашалар. Бераз соңрак,
тапкан парың җүнсез булмаса, анысы бәхетсезлек инде, акыл эшкә җигелә.
Тәртипле иргә акыллы хатын тия икән – йортка гаилә бәхете иңә. Бу йорт –
шундыйлардан. Миңнурахман ага белән Фәния ханым гомере колхоз эшендә
үтә. Миңнурахман ага күкрәгендә фидакарь хезмәте өчен “Почет билгесе”
ордены балкый. Бу орденда икесенең өлеше дә тигез. Ә иң зур бүләк –
тигезлек белән бирелгән гомер!

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*