tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә Сабан туе үтте
Төмәндә Сабан туе үтте

Төмәндә Сабан туе үтте

Бүгенге көндә Төмән өлкәсендә 250 мең татар яши. Быел Төмәндә үткән Сабан туенда 1000ләгән кунак катнашты. Төмән өлкәсе хөкүмәтенең милли эшләр буенча комитеты рәисе Евгений Воробьев Баулы районы делегациясе белән очрашуда: “Без милләткә кагылышлы сәясәттә Татарстан тәҗрибәсен кулланабыз”, – ассызыклап үтте ул. Аның сүзләренә караганда, Сабантуй халыклар дуслыгының мисалы. Себер җирендә һәрдаим уздырылып килә торган бу бәйрәм Россия халыкларының көтеп алган бәйрәменә әверелде.

Сабантуй кунаклары алдында чыгыш ясаган “Төмән Сабан туе мәйданы һәр елны күп кунаклар җыя. Бәйрәмгә һәр елны Татарстаннан кунаклар көтеп алабыз. Әлеге чаралар аша мәдәният, сәнгать һәм телебезне саклап калуыбыз бик мөһим”, – дип белдереде Төмән башлыгы вазыйфаларын башкаручы Руслан Кухарук. Бу хакта Себердә яшәүче милләттәшләребез хәбәр итә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*