tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Түгәрәк уен” фестивале үтте
Төмәндә “Түгәрәк уен” фестивале үтте

Төмәндә “Түгәрәк уен” фестивале үтте

IX нчы “Түгәрәк уен” өлкә себер татар фольклоры фестивален быел “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы зур әзерлек белән уздырды.

“Яңарыш” газетасы хәбәр иткәнчә,  матди ярдәмне, башка еллардагы кебек үк, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә татар Конгрессы күрсәтте. Фестивальдә катнашырга лаек булган кандидатлар өлкә татар мәдәнияте көннәрендә районнарда узган бәйгеләрдә сайланып, 13 апрель көнне алар өлкә күләмендә ярышырга дип, Төмән шәһәренең “Тимерьюлчы” мәдәният йортына җыелдылар. Җыелган халыкны бәйрәм белән котлап милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Сергей Ефимчик белән филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина чыгыш ясадылар. Аннары чараны алып баручы Гөлфия Бикмуллина белән Марат Калин тамашачыларны жюри әгъзалары белән таныштырдылар.

Алар – “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов, “Түгәрәк уен” өлкә фестивале проекты авторы Вәлимә Ташкалова, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова, мәдәният белгече Эльза Абдрахманова.15-11 Алар ярышучыларның чыгышларын 6 номинация буенча карап бәя бирделәр.

Фестивальгә ямь өстәп, музыкант, композитор, Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов чыгыш ясады. Аның башкарган матур җырларын, төрле музыка коралларында башкарган моңлы көйләрне төмәнлеләр хуш күреп, бик яратып кабул иттеләр.

Бәйге нәтиҗәләре әзер булганнан соң, “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов өлкә татар Конгрессы исеменнән фестивальне үткәрүдә зур ярдәм күрсәтүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар белән бергә сертификатлар да тапшырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*