tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Георгий Ибушевның яңа китабы чыккан
Георгий Ибушевның яңа китабы чыккан

Георгий Ибушевның яңа китабы чыккан

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевтан куанычлы хәбәр – җырчының тагын бер китабы чыкты.

Беренче – «Рәхмәт сиңа, җыр» дип аталган шигырьләр китабы 2007 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан иде. «Балачакны сагынып…» дип аталган яңа китапны Казанның «Ак бүре» нәшрияты чыгарган.

Китапка Георгий Ибушевның соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре, балачак хатирәләренә нигезләнгән хикәяләре тупланган.

Кереш сүзне шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова язган.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*