tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телендә камил сөйләшә белгән кызларны “Сабан туе гүзәле 2019” бәйгесендә катнашырга чакыралар
Татар телендә камил сөйләшә белгән кызларны “Сабан туе гүзәле 2019” бәйгесендә катнашырга чакыралар

Татар телендә камил сөйләшә белгән кызларны “Сабан туе гүзәле 2019” бәйгесендә катнашырга чакыралар

Ел саен үткәрелә торган «Сабан туе гүзәле – 2019» шәһәр бәйгесен Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм «Кызыл тау» мәдәният үзәге» МБМУ оештыра.

Бәйгенең максаты:

Татар милли мәдәниятен, шәһәр яшьләре арасында милли йолаларны һәм гореф-гадәтләрне үстерү, саклау һәм пропагандалау.

Бәйгене үткәрү тәртибе:

Бәйгедә татар телен камил белүче, буй озынлыгы 165 см дан ким булмаган, 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге булган кызлар катнаша.

Бәйге 2 турда үткәрелә:

1.Беренче сайлап алу туры 2019 елның 18 апрелендә 17:00 сәгатьтә Чулман проспектында урнашкан «Кызыл тау» мәдәният үзәгендә үтә.

2. Сайлап алу турында катнашу өчен оештыру комитетына анкета һәм 10х15 см үлчәмдәге бөтен гәүдә белән төшкән һәм иң кыска озынлыктагы кием демонстрацияләнгән фотосүрәт җибәрергә кирәк. Бәйгедә катнашучылар сайлап алу турына визитка һәм 5 минутлык иҗади чыгыш әзерләргә тиеш. Музыкаль өлеше CD форматында audio CD яки MD (минидиск) форматында кабул ителә.

3. Бәйгедә катнашуга анкета-таләпләр 18нче апрельдән дә соңламыйча«Кызыл тау» мәдәният үзәге [email protected].электрон почтасы аша кабул ителә.

4. Сайлап алуның йомгаклау турында финалистларны бәйгенең жюри составы бәяли.

5. Бәйгенең финал өлеше (финалистлар катнашында шоу-программа) 2019 елның 13 июнендә 19:00 сәгатьтә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында милли бәйрәм «Сабантуй» көне алдыннан оештырыла.

Бәйгедә катнашучыларга куелган таләпләр:

  • 18 -25 яшькә кадәрге кызлар;
  • 165 см ким булмаган буй озынлыгы;
  • татар телекамиллеге;
  • иҗади сәләт.

Чыгыш ясау таләпләре:

  • татар теле камиллеге;
  • сәхнә осталыгы;
  • иҗади осталык.

Бәйгенең нәтиҗәләрен жюри әгьзалары чыгара. Жюри карары бәйгедә катнашучыларны 10 баллы тавыш бирү юлы белән бәяли. Тавышлар тигез булган очракта жюри рәисенең тавышы хәлиткеч булып санала. Бәйгенең җиңүче дип, иң күп балл җыючы табыла.

Призлы урыннар түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнә:

  • «Иң шаян» – Самая веселая
  • «Иң тапкыр» – Самая находчивая
  • «Иң заманча» – Самая современная
  • «Иң үткен» – Самая шустрая
  • «Иң иҗади» – Самая талантливая
  • «Иң мөләем» – Самая милая
  • «Иң зифа» – Самая стройная
  • «Иң ягымлы» – Самая приятная
  • «Иң зәвыклы» – Самая изящная
  • «Иң нәзәкатьле» – Самая нежная

Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча яңа номинация өстәлергә мөмкин.

Бәйгенең финалында җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла.

Бәйгенең җиңүчесе «Сабан туе гүзәле – 2019» титулына ия була.

Жюри карарына шикаять бирү рөхсәт ителми.

Белешмә өчен телефоннар: 8(8552)71-20-24; 8-917-283-29-19

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*