tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төп максат–милли үзәк булдыру
Төп максат–милли үзәк булдыру

Төп максат–милли үзәк булдыру

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының «Милли мәгариф һәм фән» комиссия утырышы узды. Аны милли мәгариф идарәсе рәисе Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы алып барды. Бирегә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  әгъзалары, чит илләрдәге татар оешмалары вәкилләре, Татарстанның рәсми оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

Лилия Марс кызы катнашучылар өченгомумән мәгариф системасында нинди үзгәрешләр булганын һәм нинди яңалыклар кергәне турында сөйләде. Аннары ел дәвамындаүткәрелә торган чаралар һәм киләчәктә планнаштырылган мәсьәләләр каралды. Алга таба балаларның белемен үстерү максатыннан милли мәгариф үзәген булдыру идеясы туды.

“Безнең төп максат–ул милли мәгариф системасын үзгәртү, килеп кергән кыенлыкларны бетерү. Мондый үзәкне булдыру биредә бала чактан алып, балаларны милли мохиттә, милли рухта тәрбияләү һәм белем бирү бурычы тормышка ашырылачак. Өч яшьтән алып, мәгарифнең кыйбласын саклап калу мөмкин булачак”,– дип белдердемилли мәгариф идарәсе рәисе Әхмәтҗанова Лилия  Марс кызы.

Бу идея турыда җентекләп сөйләшенде. Россиядән читтә яшәүчеләр, Татарстан галимнәре дә бу хакта үз тәкъдимнәрен сөйләп үттеләр.

“Яңа үзәк милли зыялыларның киләчәк буынын формалаштыру процессын яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк. Үзәк Татарстан гына түгел, Россия мәктәпләре арасында да тәҗрибә алмашу базасына әвереләчәк. Яңа мәйданчык татар халкының телен, традицияләрен, тарихын, мәдәниятен саклап калу өчен булдырыла”, – дип ассызыклады тарих фәннәре докторы Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы.

Шулай ук чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә милли мәгарифне үстерү өчен кызыклы иҗтимагый, нәтиҗәле проектлары күп, шушы проектларны күмәкләшеп яклау, ярдәм итү максаты да куелды.

Гүзәлия Гыйниятуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*