tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама сылулары калфак чигәргә өйрәнә
Түбән Кама сылулары калфак чигәргә өйрәнә

Түбән Кама сылулары калфак чигәргә өйрәнә

Татарстанның нефть-химия каласында Әниләр көнен “Женщины Нижнекамска” иҗтимагый оешмасы тәкъдиме буенча һөнәр осталыгына багышларга булдылар. Ул көнне Халыклар дуслыгы йорты кырмыска оясын хәтерләтә иде: килүчеләрне фойеда ук кул эшләре күргәзмәсе каршы алды, милли оешмалар үз кабинетларына мастер-класс дәресләренә чакырып тордылар.

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге канаты астында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары чарага бик иртә килделәр. Алдан ук очрашуны җыелыштан башларга сөйләшенгән иде. Оешма җитәкчесе итеп җәмәгать эшләрендә активлыгы белән танулы табибә ханым Зөлфирә Бигашева сайланды. Элекке рәисә Гүзәлия Гыйбадуллина исә, “Женщины Нижнекамска” иҗтимагый оешмасы белән элемтә өчен җаваплы булачак. Шәһәрдә бер генә милли бәйрәм дә аның катнашыннан башка узмый: сценарийлар яза, оештыра, алып баручы осталыгына да ия. Әле генә гөрләп узган “Авыл уңганнары” бәйгесе сценарие да аңа йөкләнде. Узган ел эшләренә йомгак ясаганнан соң Гүзәлия ханым, Кол Гали исемендәге Милли китапханә мөдире буларак, киләчәккә чараларның Әдәбият елына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап планлаштырылганын искәртеп үтте. Җирле “Ак калфак” оешмасы тулыланды: составына эшкәмәкәр Гөлназ Сәфиуллинаны һәм педагогия көллияте укытучысы Гүзәл Нуриәхмәтованы кабул иттеләр.

Мастер-классны Г. М. Галиәхмәтова Казан очрашуларыннан алган тәэсирләрен җиткерүдән башлап җибәрде. Экранда күз явын алырлык чигү үрнәкләре. Ай-һай матур калфаклардан булган икән “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары ассоциациясе оештыруындагы калфак чигү дәресләренә чакырылган сылуларыбыз! “Безнең остазыбыз Кадрия ханым һәркайда милли киемнән һәм калфактан йөрде. Башкалар ничек кабул иткәндер, мин бик сокланып кайттым”, – дип дәвам итте Гүзәл ханым һәм өстәлгә Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы ярдәмендә әзерләнеп куелган чигү кирәк-яракларын таратып чыкты. Аның педагогия көллиятендәге укытучылык эше балалар иҗаты белән бәйле. Тегәргә, бәйләргә ярата, хәзер менә сәйлән белән чигү эшенә алынган. Өлге сайлар алдыннан, милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина китаплардагы калфак, изү, күкрәкчә үрнәкләре белән таныштырды. Беренче дәрестә гади бизәккә тукталырга булдылар.

Әйтергә кирәк, күнекмәләр алырга теләүчеләр шулкадәр күп җыелды, сәйлән белән чигү түгәрәге оештырсагыз иде, дигән теләкләр дә җиткерелде. Халыклар дуслыгы йортында бухгалтер булып эшләүче Флүзә Даутова: “Бу турыда күптән хыялланам, гел вакыт җитмәде. Нәтиҗәсе күз явын алырлык килеп чыкмаса да, минем өчен өйрәнүем кадерле булачак”, – ди. Өммегөлсем Минакова исә бу эш белән азмы-күпме таныш, шуңа да кулы ятып тора.

Куллар чиккән арада кызыклы гына әңгәмә корып алдылар. Әкрен генә альбом, стенд фотолары белән танышып чыккан кунак әбиләребез: “ И-и, яшь чакларыбыз булса, калфак киеп йөрер идек концертларга булса да, әнә Чулпан Хамматова Казанга калфактан килгән бит әле»,- дип үз фикерләрен әйтеп куйдылар. Чыннан да, чиккән изүле, бала итәкле күлмәкләр әлегә сәхнә киеме булып калса да, милли бәйрәмнәребездә сафьян читекле, заманча камзуллы ыспай туташлар, затлы калфак кигән ханымнар пәйда була башладылар. Эш бит милли киемнәрнең зәвыклы һәм урынлы кулланылышында.

Шулай итеп, беренче мастер-класс күтәренке рухта үтте. Сүз дә юк, берничә сәгать эчендә калфак кадәр калфак әзер булмый. Катнашучылар өй биреме алды: 8нче мартка тәмамларга һәм бәйрәмгә киеп килергә. Башланган эш дәвамлы булсын!

Нурисә Габдуллина, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Түбән Кама бүлеге активисты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*