enrutat
Баш бит / Төркия журналында татар хирургы Ибраһим Вәли Одарга багышланган мәкалә басылган
Төркия журналында татар хирургы Ибраһим Вәли Одарга багышланган мәкалә басылган

Төркия журналында татар хирургы Ибраһим Вәли Одарга багышланган мәкалә басылган

«Төрки дөнья тарих һәм мәдәнияте» журналының июль санында Төркиядә танылган татар хирургы һәм анатомия үсешенә зур өлеш керткән медицина профессоры Ибраһим Вәли Одарга багышланган Анкарада яшәүче татар кызы, филолог, тәрҗемәче, язучы Роза Корбанның мәкаләсе чыкты. Мәкаләдә галимнең тормыш хикәясе һәм эшчәнлеге турында мәгълүмат, якыннары, хезмәттәшләре һәм бүгенге көндә үзләре инде галим булган студентларының хәтирәләре бирелгән.

Ибраһим Вәли Одар (1899, Троицк — 1975, Анкара) җитешле гаиләдә туа. Әтисе алтын мәгъдәнлекләре, күрек, йон һәм тукыма фабрикалары хуҗасы була. Туган җирендә русча да укытылган бишьеллык татар мәктәбен бетерә. Гаиләсе Чиләбегә күченү сәбәпле, Чиләбедә фәннәр мәктәбендә белем алуын дәвам итә. И.В. Одар үзе әлеге мәктәптә «латин һәм иске грек телләрен өйрәттеләр» дип язып калдыра. 1917 елында Томск һәм Иркутск университетларында укый башлый, әмма аңа өлкәдән качырга туры килә. Нәтиҗәдә, Алманиягә барып җитә, һәм Берлинда Медицина факультетын бетерә. Фәнни эшенең темасы «Торий Х-ның эритроцитларның седиментациясенә йогынтысы» (1926) була. Алманиянең Альцай, Майнц, Гейдельберг хастаханәләренең хирургия бүлегендә эшли. Гомуми хирург белгечлеген алгач, Алманиянең Альцай шәһәре, Маньчжуриянең Харбин шәһәре (1933-1937) хастаханәләрендә хирург булып эшли. Харбиндә татар кызы, теш табибы Хәдичә Агиш белән гаилә кора. Аларның ике уллары туа. Бүгенге көндә өлкән уллары Америкада атом физикасы инженеры, төпчекләре химия инженеры.

И.В. Одар Төркиягә 1937 елында килә, Истанбул университеты Җәррәхпаша медицина факультетында I сыйныф гомуми хирург белгечлеген ала. Башта Истанбул якынындагы Гиде хастәханәсендә эшләп ала, аннары Карс шәһәренең дәүләт хастаханәсендә шактый еллар эшли. Галимнең бу елларда йөрәге какшый. Анкара университеты Медицина факультеты Урология бүлегенең элекке деканы проф. Орһан Гөгүш галимнең каһвәне бик каты яратуын әйтә. Йөрәк авыруы сәбәпле, 1943 елны Анкара сәламәтлек министрлыгының Нәшрият һәм Социаль ярдәм департаменты укыту бүлекләрендә белгеч буларак билгеләнә. 1946 елдан 1969 елга кадәр Анкара университеты Медицина факультеты анатомия бүлегендә эшли. Әлеге университетта И.В. Одар ирекле белгечтән доцент (1948), соңрак профессор (1955) дәрәҗәсенә ирешә. Галим клиник анатомиягә зур әһәмият бирә. Төркиядә клиник анатомиягә нигез салучы булып Анкара университеты Медицина факультеты санала, әлеге факультетның анатомия бүлеге мөгаллиме проф. Ибраһим Тәкдемир сүзләренчә, беренче нигез ташлары нәкъ менә И.В. Одар заманында салына. Галимнең факультет китапханәсендә 50 әсәре бар. Аларның күбесе чыганак әсәр булып тора. Китаплары күп еллар дәреслек булып кулланыла. «Анатомия» дәрес китабы гына 14 тапкыр нәшер ителә.

И.В. Одарны таныган барлык кеше аның дөрес, төгәл, эшчән, ярдәмчел булуын ассызыклый. Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай, мәсәлән, аның турында: «Мәрхүм бик пөхтә, бик эшчән кеше иде. Дөреслек һәм төгәллек аның характеры иде. Ихтыяҗы булган укучыларга ярдәм итте. Кешеләр белән самими иде. Соң елларда ике тапкыр авыр операция кичерде. Шунда да өендә фәнни эшчәнлеген алып барды», — дип язып калдыра.

Галимне Төркиядә әле дә студентлары, милләттәшләре онытмый. 2016 елның февраль аенда Чанкыры шәһәре Ылгазда Профессор Ибраһим Вәли Одар конгрессы (1993 елда корылган Төрек анатомия һәм клиник анатомиясе оешмасының кышкы җыелышы) уздырыла. 2019 елның август аенда Истанбул Медиполь университетында үткән Халыкара анатомия конгрессында галимнең укучысы булган проф. Сәмих Басканның «Анадолуның күкрәгеннән туган кояш» исемле чыгышы белән халыкара платформада искә алына. Төркия татарлары да 2019 елның ноябрь аенда тууына 120 ел туу уңаеннан Роза Корбан оештырган «Исәнләрнең каберен, үлгәннәрнең каберен бел-2» чара кысаларында Анкараның Каршыяка зияратына барып кабере башында дога кылды.

Айгөл Зара Кәбирова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*