enrutat
Баш бит / Тормыш үзгәрешләреннән курыкмаган
Тормыш үзгәрешләреннән курыкмаган

Тормыш үзгәрешләреннән курыкмаган

Ешаер авылында күп балалы гаиләдә Ачар Ризван кызы 11нче бала булып туа. Аларны  Карагай мәктәбенә укырга  Иртеш елгасы аша көймәләрдә көн дә җиткерәләр, каршы алалар. Ул кече вакытыннан тырыш, җитез булып үсә. Мәктәпне, укытучыларын яраткан Ачар үзе дә укытучы һөнәрен сайлый. Мәктәпне  тәмамлап Тубыл пединститутының филология факультетының рус- татар бүлегенә укырга керә. Диплом алып чыккан югары белемле белгеч шәһәрнең 42 нче балалар бакчасында татар теле  дәресләрен алып бара. Дәресләр факультатив рәвешендә үткәрелсә дә, балалар теләп, кызыксынып  йөриләр. Уеннар, сәхнәләштергән күренешләр, татар шагыйрь-шагыйрәләребезнең иҗаты, балалар өчен әкиятләр укып ул балаларда татар теленә мәхәббәт, кызыксыну уята. Сәфиулла Фәйзулла улы Ильясов (мәрхүм) директор булып эшләгән елларны  себер татар мәдәният үзәге каршында татар спектакльләр куела. Мәдинә апа Уразметова җитәкчелегендә куелган Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” ндә Ачар Нүринә ролен уңышлы башкара.

Туган телен, мәдәниятен, укытучы һөнәрен яраткан  Ачар Ризван кызы Чембаеваны машиналарны йөртергә өйрәтүче инструктор эшен башкаруын күреп сәер тоелды. Аның белән әңгәмәбез нәкь шул сораудан башланды.

Ачар Ризвановна, ни сәбәпле яраткан эшегездән киттегез?

-Беренчедән, татар теле һәм әдәбияты укытучылары мәктәпләрдә кирәк түгел. Блаларны үстерергә, укытырга кирәк иде. Икенчедән, өлкәнәя барган саен, тормышка карашлар үзгәрә бара. Мин декрет ялыннан чыккан елны  себер татар мәдәният  үзәгендә күп нәрсә үзгәргән иде. Оптимизацияләр булган, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен дә кыскартканнар. Мәдәният үзәгендә эшләп килгән мәгариф бүлеге дә ябылган иде. Аннары  мин сатучы  булып эшләп карадым…Күңелемә якын булмады.

Ничек ДОСАФ та машина йөртү буенча  испектор булып эшләп киттегез?

-Мин велосипедта йөри алмыйм. Машинада йөрергә өйрәнергә теләгем бар иде. Ике ай курсларда укып, машинада яхшы йөрергә өйрәндем. Хәзер мин гел машинада йөрим. Ике эштә эшләгәндә өлгерергә кирәк. Төп эшем СУЭНКО оешмасында оператор, җылылык челтәрләрен ремонтлау буенча слесарь. Бер тәүлек эшлибез, өч көн ял итәбез. Мин үземнең ял көннәремдә ДОСАФ та машина йөртү буенча инспектор булып эшлим. Монда укытучы, машина йөртү буенча инструктор кирәклеге турында белдерүне ишетеп килдем һәм эшкә урнаштым. Укытучы эшен шулай дәвам иттем. Машинада йөрергә өйрәнергә 16 яшләреннән укырга килүчеләр күп. Тормышка ашырып өлгермәгән хыялларымның бер өлешен булса да үтим. Алар белән машина йөртүгә өйрәтүдән тыш  юлда игътибарлы булырга, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрәбез. Курсантлар миңа:”Сезгә мәктәптә эшләргә кирәк. Сезнең аңлата, өйрәтә белә торган сәләтегез бар,”-дип әйтәләр. Хәзер КАМАЗ машинасында да  йөри беләм. Бәлки монда да инспектор итеп куярлар.

Әңгәмәбездә катнашкан ДОСАФ оешмасы җитәкчесе Мәхмүт Юнус Фәез улы Кадыйров Ачар Ризван кызы турында җаваплы, тырыш, эшен яратып эшли. Башка оешмаларда машиналарда йөрергә  өйрәнә алмаганнар безгә киләләр. Төрле буын кешене ул машинада йөрергә өйрәтте дип сөйләде.

Шулай да, Ачар татар мәдәният үзәгендә эшләгән елларын сагынып сөйләде.

-Сагынып искә алам. Татар спектакльләр куйдык, Сабантуйларын үткәрүдә актив катнаша идек, үзебез балалар өчен аттракционнар оештырдык. Ул елларны энтузиаст кешеләр күп иде. Бу минем фикерем. Соңгы елларны яратып  татар концертларга йөрим. Казан артистларының фанаты мин. Бер концертны да калдырмыйм. Сабантуйларына кызым, улым, дусларым белән бара идек. Коронавирус милли бәйрәмнәребезне дә туктатып торды. Алла боерса, тормыш бер вакыт үз җаена килер дип ышанам.

Тормыш юлында үзгәрешләрдән, текә борылышлардан курыкмаган Ачар Ризвановна әнисенең сүзләрен гел истә тота: ”Уңышларга, нәтиҗәгә ирешәсең килсә, күп эшләргә кирәк.” Эштән, сынаулардан, тормышта текә борышылардан курыкмаган якташыбызга без алдына куйган максатларына ирешүен телибез.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*