tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Аппарат утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессында Аппарат утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессында Аппарат утырышы узды

Бүген, 21 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә БТК Аппараты утырышы узды. Түгәрәк өстәлнең төп мәсьәләсе татарларның гамәл стратегиясен тормышка ашыру юлларын барлау иде.

Биредә һәр комитет элеге эштә үз планын тәкъдим итте.

Искәртеп узабыз, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә — 29 августта мәркәзебез Казанның Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театрында халкыбыз тарихында беренче тапкыр “Милләт җыены” узды. Анда татарларның гамәл стратегиясе кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*