tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альберт Борханов: “Татары на берегах Невы” китабы – татар тарихы нигезенә бер зур кирпеч”
Альберт Борханов: “Татары на берегах Невы” китабы – татар тарихы нигезенә бер зур кирпеч”

Альберт Борханов: “Татары на берегах Невы” китабы – татар тарихы нигезенә бер зур кирпеч”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Рәхим Теләшевның “Татары на берегах Невы” китабы тәкъдим ителде. Санкт-Петербургта гомер иткән милләттәшебезнең саллы хезмәте белән танышырга тарихчылар, галимнәр, журналистлар җыелган иде.

Рәхим Теләшев – күп кенә китаплар авторы. Аның тырышлыгы белән «Золотая Орда: полемические заметки», «От индейцев и гуннов до Золотой Орды», «Татарская община Санкт-Петербурга. К 300-летию города», «Татары в Великой Отечественной войне и блокаде Ленинграда», «Татары и русские» хезмәтләре дөнья күргән. “Татары на берегах Невы” – авторның 7 елдан артык әзерләнгән чираттагы иҗат җимеше.

Китап сентябрьдә Санкт-Петербург җәмәгатьчелеге алдында презентацияләнгән иде. Бүген 700 битлек тарихи хезмәт белән мәркәзебез Казанны да таныштырдылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров искәртеп узганча, август ахырында узган “Милләт җыены”нда Татарларның гамәл стратегиясе кабул ителде. Татар тарихын барлау, төбәкчеләрне туплау һәм менә шундый китаплар бастырып чыгару – Стратегияне тормышка ашыру юнәлешләренең берсе, дип ассызыклады ул.

Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борханов билгеләп үткәнчә, татар халкы гомер-гомергә туган як тарихы белән кызыксынып яшәде. Төбәкчеләр кырларда эшли, музейларда һәм архивларда фактлар җыя, аннары шушы эш нәтиҗәләре буенча конференцияләр үткәрә, мәгълүматларны китапларда туплый.

  • “Татары на берегах Невы” – бик саллы, мәгълүматка бай хезмәт. Китапта Петербург татарларының тарихы, татарларның төрле тармаклар үсешенә керткән өлеше, оешмалары турында кызыклы фактлар да, төрле кешеләр истәлекләре дә урын алган. Бу хезмәт татар халкы тарихы нигезенә, фундаментына бер зур кирпеч, – дип бәяләде китапны Альберт Борханов.

Рәхим Теләшев билгеләп узганча, Нева ярларында татарлар 300 елдан артык яши. Алар Төньяк башкаланың беренче төзүчеләре арасында. Татарлар шулай ук хәрби хезмәткәрләр булган, сәүдә белән шөгыльләнгән. Биредә дин әһелләренең күренекле вәкилләре эшләгән. Биредә мәһабәт Җәмигъ мәчете төзелгән. Россиядә беренче татар телендәге газета да Петербургата чыгарылган.

Китапта татар милли-мәдәни, ветераннар, дини, хатын-кыз, спорт һәм башка берләшмәләрнең эшчәнлеге яктыртыла. Китап Төньяк башкала икътисадына, фәненә, мәдәниятенә сизелерлек өлеш керткән күренекле татар халкы вәкилләре турында сөйли.

Автор сүзләренчә,  китап ике тапкыр калынрак булырга тиеш. Беренчел вариантта ул 1300дән артык бит тәшкил иткән. Хезмәтне ике томлы итеп чыгару турында да уйлар булган. Әмма финанс мөмкинлекләр табылмау аркасында китапны 2 тапкырга кыскартырга туры килгән.

“Татарлар Нева ярларында” китабы төбәкнең татар меценатлары Шамил Алюшев, Кыям Курмакаев, Ринат Мәһдиев, Рөстәм Сираҗетдинов, Альберт Суфияров, Камил Хәйруллин ярдәме белән нәшер ителә. Рәхим Теләшев аларның һәркайсына зур рәхмәтен җиткерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*