tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анна Снегина исемендәге музейга татар шагыйре бүләге
Анна Снегина исемендәге музейга татар шагыйре бүләге

Анна Снегина исемендәге музейга татар шагыйре бүләге

Бөек рус шагыйре Сергей Есенинның тууына 125 ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә Россия язучылар берлеге делегациясе шагыйрьнең туган ягы – Рязань өлкәсендәге Константиново авылында булды.

Бәйрәм барышында РФ Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов авылдагы Анна Снегина исемендәге музейга кызыклы бүләк – Сергей Есенинның Татарстан китап нәшриятында 1990 елда чыккан «Анна Снегина» поэмасы китабын тапшырды. Поэманы шагыйрь Гәрәй Рәхим студент елларында ук татарчага тәреҗемә иткән.

Татар шагыйренең бүләге музей хезмәткәрләре тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм ул музей экспонатлары арасында лаеклы урын алды.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*