tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Дәүләт Советында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узачак
ТР Дәүләт Советында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узачак

ТР Дәүләт Советында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узачак

ТР Дәүләт Советында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узачак.

Комиссиянең беренче утырышы оештыру мәсьәләләрен карауга багышланачак. Комиссия кысаларында 4 эшче төркем булдыру планлаштырыла, алар төрле өлкәләрне колачлаячак.

Беренче эшче төркемнең төп юнәлеше – белем бирү учреждениеләре эшен оештыруны, уку программаларын оештыруны камилләштерү, дәреслекләрне һәм пособиеләрне яңарту, федераль структуралар белән хезмәттәшлек итү.

Икенче эшче төркем массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният учреждениеләре эшен камилләштерү, иҗади берләшмәләр һәм оешмалар белән хезмәттәшлек, шулай ук социаль челтәрләрдә эшләү мәсьәләләрен караячак.

Өченче эшче төркем урта һәм югары һөнәри белем, фән, милли кадрлар әзерләү өлкәсендә татар телен куллану мөмкинлекләрен киңәйтү өстендә эшләячәк.
Дүртенче эшче төркем дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салу белән шөгыльләнәчәк.

Комиссия эшенә даими рәвештә киң даирә экспертлар, җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре җәлеп ителәчәк.

belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*