tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия татарлары Фәрит Гыйбатдинов исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрә
Чувашия татарлары Фәрит Гыйбатдинов исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрә

Чувашия татарлары Фәрит Гыйбатдинов исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрә

Бүген Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең чираттан тыш утырышын уздыра. Бу хакта автономиянең инициатив төркеме хәбәр итә.

Бүген Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясенең инициатив төркеме җыелып иртәгә утырыш уздыру мәсьәләсен караган. Инициатив төркем хәбәр итүенчә, көн тәртибенә ике мәсьәлә тора.

Беренчесе – Чувашия татарлары лидеры Фәрит Гыйбатдинов вафат булуы сәбәпле аның исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе. Икенче мәсьәлә булып Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисен сайлау тора.

Инициатив төркем 2020-2021 елларда Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе үткәрәчәк бөтен мәдәни чараларны Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә багышларга тәкъдим итә. Фәрит Гыйбатдинов Урмай авылы клубына һәм урамнарының берсенә аның исемен бирү тәкъдимнәре дә каралачак. Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелек иткән Балалар музыка мәктәбенә аның исемен бирү тәкъдиме белән Комсомол районы администрациясенә чыгарга җыеналар.

Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Фәрит Гыйбатдиновка багышланган истәлекләр китабы чыгару, шулай ук Гыйбатдинов укулары уздыру тәкъдимнәре дә бар.

Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Мишәр” фольклор ансамбленә нигез салган Фәрит Гыйбатдинов 7 июль көнне вафат булды.  

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*