tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган җитәкче һәм көрәш тренеры Ринат Гатин вафат
Танылган җитәкче һәм көрәш тренеры Ринат Гатин вафат

Танылган җитәкче һәм көрәш тренеры Ринат Гатин вафат

Татарстанның көрәш федерациясе бүген иртән кайгылы хәбәр җиткерде. Танылган остаз, Татарстанның аткзанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган тренеры Ринат Гатин вафат булган.

Ринат Гомәр улы Гатин 1941 елның февралендә Кама Тамагы районы Кече Бортас авылында дөньяга килгән. Гомере буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. Тормыш иптәше Мәрьям белән зур уңышларга ирешкән дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Гүзәл сүзләренә караганда, Кама Тамагы, Тәтеш төбәкләрендәге авылларда Ринат Гатинны белмәгән кеше юк икән. Беренчедән, ул төрле авылларда колхоз җитәкчесе булып эшли. Икенчедән, шушы яклардагы авылларда шактый гына мәйдан тоткан көрәшче дә булган.

Ринат Гатин – татар көрәшенә республиканың атказанган спорт остасы Әүхәт Мөхәммәдиевны таныткан шәхес тә. Япь-яшь егетне нәкъ менә Ринат абый күреп ала, укырга керергә, көрәшергә, танылырга ярдәм итә.

Мәрхүмне бүген туган авылында җирлиләр. Урыны җәннәттә булсын, якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз, диелә Татарстанның көрәш федерациясе Президиумы җиткергән кайгынамәдә.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*