tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Троицк шәһәрендәге Татар-башкорт китапханәсе хәзер бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөртә
Троицк шәһәрендәге Татар-башкорт китапханәсе хәзер бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөртә

Троицк шәһәрендәге Татар-башкорт китапханәсе хәзер бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөртә

2019 елның 22 нояберендә Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәре Татар-башкорт китапханәсенә 130 ел тулуына һәм китапханәгә Габдулла Тукай исемен бирүгә багышланган тантаналы чара узды. Анда Чиләбе өлкәсе Мәдәният министрлыгының беренче урынбасары И.В.Анфалова-Шишкина, Троицк шәһәре хакимиятенең гомуми сораулар буенча башлык урынбасары Е.Г.Василяускене, шәһәре хакимиятенең социаль сораулар буенча башлык урынбасары К.В.Рогель, Чиләбе өлкәсе мили-мәдәни мөхтарияте җитәкчесе Л.Р.Колесникова катнашты.

Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Халиков, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең гыйльми хезмәткәре А.Х.Гараева, Казан шәһәре филармониясе артистлары Равил Харисов, Вәес Бәйрамов, Алсу Валиуллина, “Татар кызы 2017” бәйгесе җиңүчесе Гөлназ Гатина килде.

Алар Татар-башкорт китапханәсенең эшчәнлеге белән танышты, Г.Тукайның Троицк шәһәрендә яшәгән йортта да булдылар. Рәсми чара Троицк шәһәре Мәдәният йортында узды. Чиләбе өлкәсе мили-мәдәни мөхтарияте һәм Казан шәһәре филармониясе белән берлектә тамашачылар өчен концерт программасы әзерләнде.

Аның программасы кысаларында китапханәгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан матур һәм фәнни-популяр әдәбият тапшырылды.
Троицк шәһәре хакимиятенең гомуми сораулар буенча башлык урынбасары Е.Г.Василяускене Татар-башкорт китапханәсенә Габдулла Тукай исемен бирү турындагы карар белән таныштырды.

Рәсми өлештән соң, Чиләбе өлкәсе Мәдәният министрлыгының беренче урынбасары И.В.Анфалова-Шишкина, Троицк шәһәре хакимиятенең гомуми сораулар буенча башлык урынбасары Е.Г.Василяускене, шәһәре хакимиятенең социаль сораулар буенча башлык урынбасары К.В.Рогель, Чиләбе өлкәсе мили-мәдәни мөхтарияте җитәкчесе Л.Р.Колесникова катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.

Биредә Татар-башкорт китапханәсе базасында киләчәктә фәнни-гамәли конференция уздыру мөмкинлеге турында фикерләр әйтелде. Троицк шәһәре хакимияте 2020 елда Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган туристик маршрут проектын булдыру теләген белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*