tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясадылар
Тубыл шәһәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Тубыл шәһәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Шәһәрнең хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Әптелмән кызы Юнусова, шәһәрнең милли мәдәни автономия рәисе Сәет Заир улы Хисмәтуллин сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт, ватаныбызга, туган илебезгә горурлык хисләрен тәрбияләү, рәсем ясау иҗатына кызыксыну уяту максат белән  бәйгене оештырдылар.

Конкурста гомуми белем бирү оешмаларыннан укучылар, шәһәрнең этномәдәни компонентлы унбишенче мәктәп укучылары, Тубылдагы «Яшүсмерләрнең социаль–тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар актив катнаштылар. 6-16 яшькәчә балалар тырышып Бөек Җиңү көне, Бөек Җиңү салюты, мәңгелек ут янындагы бәйрәм көне турында каләм, төрле төстәге буяулар, төрле рәсем ясау техникасы белән кулланып рәсем ясадылар. Аларның иҗади рәсемнәре турында танылган рәссам Ильдар Мөнир улы Хәбисов:”Балаларның күпчелек рәсемнәре 9нчы май,  Бөек Җиңү бәйрәменә чыгарылган открыткаларны хәтерләтте.

Үзләренең хисләрен чагылдырган иҗади эшләрне дә күрдем. Конкурста катнашучы балаларга, оештыручыларга, балалар белән эшләүче укытучыларга, тәрбиячеләргә рәхмәт әйтер идем. Бу мөһим һәм кирәкле тема,”-дип фикерләре белән уртаклашты. Беренче урынга Эдуард Әйтмөхәммәтов, Арина Полуянова, Софья Таланова лаеклы булдылар; Самирә Корманова, Иван Карсаевка икенче урын; өченче урын Айвар Тимкановка, Милена Тамендаровага бирелде. “Ак калфак” оешмасы рәисе Айсылу Юнусова:”Бөек Ватан сугышы турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү, сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт тәрбияләү максат белән Җиңүнең 75 еллыгына багышлап оештырган бәйгедә катнашучыларга, ярдәмгә килгән, бердәмлектә эшләгән җитәкче, Тубыл шәһәренең милли мәдәни автономия рәисе Сәет Заир улы Хисмәтуллинга рәхмәтләремне белдерәм.

Балаларның иҗатына, рәсемнәренә бәя биргән Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы, Төмән өлкәсенең танылган рәссамы Ильдар Хәбисовка, шәһәрнең «Яшүсмерләрне социаль–реабилитацияләү үзәгендә тәрбияләнүче балалар үзәге” җитәкчесе Татьяна Андреевна Левинага, бүлек мөдире Гөлназ Макс кызы Авазбакиевага, тәрбиячеләре Гөлзифа Ибраһим кызы Хәкимовага, балаларны кызыксындыра алган, бу темага эчталекле әңгәмә корган унбишенче мәктәп укытучысы, автономия рәисенең урынбасары Нуриля Бахмет кызы Шамратовага изге эшләрендә уңышлар телим”,-дип бәйгедә  катнашучы һәр балага дипломнар, рәхмәт хатларын һәм күчтәнәчләр тапшырды.

                                                                                                                   Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*