tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Себер сандугачы”: Җырсыз яшәү мөмкин түгел
Тубылда “Себер сандугачы”: Җырсыз яшәү мөмкин түгел

Тубылда “Себер сандугачы”: Җырсыз яшәү мөмкин түгел

20 нче апрельдә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә V “Себер сандугачы ” ачык вокал конкурсы үтте. Катнашучылар Тубыл шәһәре һәм районыннан, Вагай, Түбән Тәүде, Яркәү районнарыннан булдылар. Алар “Автор-башкаручылар”, “Халык җырлары” , “Эстрада җырлары “ номинацияләр буенча чыгыш ясап үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Милли хәзинәләребезне барлаган, гореф-гадәтләребезне саклаган, яңа талантларны ачкан фестивальдә төрле милләт вәкилләре катнаштылар. Дуслыкны, бердәмлекне , татаулыкны ныгыткан бәйгедә мәктәп яшьтәге укучылар, студентлар, лаеклы ялда булган , сиксәнне узган катнашучылар да булды. Буыннан буынга күчкән, сакланган җырларны тамашачылар алкышларга күмделәр.

“Автор -башкаручы “ номинациядә беренче дәрәҗә лауреат исемен Лариса Быковага(Тубыл) бирделәр. ”Халык вокалы” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеме дипломына Юлия Хәбибуллина лаек булды(Тубыл район мәдәният үзәге). Түбән-Тәүдедән катнашучы Римма Хәйруллина да беренче урынга чыкты. Бу номинациядә Тубыл шәһәреннән Хәсән Хучашев (себер татар мәдәният үзәге) беренче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Өлкән яшьтәге җиңүчеләр арасыннан беренче урын лауреат дипломына Сәйникамал Әлмөхәммәтова (Тукыз) лаеклы булды. «Эстрада вокалы» номинациясендә җырлаучы яшьләрнең чыгышларын алкышларга күмделәр. Беренче урын лауреатлары дипломнарын Айдар Ниязовка, Лариса Шамаковага, Зөһрә Тимергалиевага тапшырдылар. Икенче урын лауреат дипломы белән Юлия Баганаева (Тубыл), Юлдуз Магомадова (Тубыл) бүләкләнделәр. Элнур Сагиндиков(Тубыл) өчене урынга чыкты. Илле яшьләрен узган катнашучылар арасында беренче дәрәҗәле дипломнар белән Зоя Зольникова (Санниково), Мәрбуха Колмакова (Тубыл) бүләкләнделәр. Гран-при дипломына һәм бүләгенә Илдус Гәлиев (Сорокино) лаек булды. Гала-концертны танылган җырчы, төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган, Төмән кунагы Руслан Маметовның һәм кечкенә сәхнә йолдызы Рузанна Тәүлетбакиеваның , Гран-при яулаган Илдус Галиевның чыгышлары бизәде.

V “Себер сандугачы” ачык вокал конкурс турында жюри әгъзасы , “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе , ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Корманов, чараның хөрмәтле кунагы, себер татарларының өлкә милли мәдәни автономия рәисе Динар Абукин яшь буынга тәрби бирүдә, талантларыбызны барлауда бәйге мөһим роль үтәгәне турында фикерләрен әйттеләр. Танылган җырчы, шәһәрнең мактаулы кешесе , себер сандугачы, жюри рәисе Зәкинә Арангулова узган еллар белән чагыштырып:”Быел “Себер сандугачы ” матур, күңелле үтте. Фестиваль өлкәбезнең моңлы, талантлы җырчыларын җыйды. Бу бәйгенең статусын күтәрергә кирәк. Катнашучылар өлкәбезнең төрле районнарыннан килгәннәр. Борыңгы җырлар яңгырады, замана җырларын тыңладык. Яшьләрнең нинди җырлар белән кызыксынганын белдек. Җырсыз яшәү мөмкин түгеллеген күрсәтте фестиваль,”-диде.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*