tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Кәҗүл читек”, “Ләйлә вә Мәҗнүн”…
Уфада “Кәҗүл читек”, “Ләйлә вә Мәҗнүн”…

Уфада “Кәҗүл читек”, “Ләйлә вә Мәҗнүн”…

Кичә Уфада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре башланды.

Гастрольләр Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры бинасында уза. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Уфага гастрольләр белән 6 ел элек килгән иде. Бу юлы коллектив Башкортстан тамашачысына биш спектакль алып килгән. Шуларның “Кәҗүл читек”, “Ләйлә вә Мәҗнүн”, “Без шундый театр төзербез…” спектакльләре тулы залда күрсәтелде..

Бүген театр сөючеләр өчен сәгать 11дә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” әкияте күрсәтеләчәк. Ә инде 19 сәгатьтә “Шәй-бү! Шай-бу!” комедиясен карарга була. Спектакльләрнең режиссеры — Русиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Зөһрә Исламова

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*