enrutat
Баш бит / Туган телне саклау, милли үзаңны үстерү механизмы келтерәп эшләп китәрме?
Туган телне саклау, милли үзаңны үстерү механизмы келтерәп эшләп китәрме?

Туган телне саклау, милли үзаңны үстерү механизмы келтерәп эшләп китәрме?

Тукай бүләге лауреатларыннан алып, интернетта татар мохите булдыруга кадәр. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында милли үзаңны үстерү, татар телен куллану даирәсен арттыру җәһәтеннән тормышның һәр өлкәсен, интернет киңлекләрне дә колачлаган сөйләшү булды.

Комиссия әле август аенда гына беренче киңәшмәсен үткәргән иде. Баксаң, кыска вакыт аралыгында шактый эш башкарылган икән. Комиссия һәр райондагы вазгыятьне өйрәнгән һәм алдагы елларга үзенә эш юнәлешләре билгеләгән. Комиссия рәисе Марат Әхмәтов әйтүенчә, кәгазьдә – бер, тормышта икенче төрле булган урыннар шактый:

– Август аенда барлык район җитәкчеләре белән очраштым. Ул очрашуларда, алар зоналарда үтте, әзерләнгән анализлар ярдәмендә татар теленең бүгенге хәле, бурычлар турында аңлашырга тырыштык. Урыннарда эшнең торышына, татар телендә белем, тәрбия бирүгә, чаралар үткәрүләргә килсәк,  исеме җисеменә тәңгәл килмәгән очраклар күп. Хәтта министрлыклар биргән мәгълүматлар да урыннардагы чынбарлыктан күпкә аерыла. Урыннарда шундый очрашуларга ихтыяҗ булган. Хәтта күп җирдә, безгә моңа кадәр бу проблеманы шушындый дәрәҗәдә җиткергән кеше юк иде, диделәр. Бу җәһәттән район башлыкларының татар теленә битараф булмавы кирәк.

Марат Әхмәтов татар теленә салкын карашта булган министрлыкларны да атады. Аның әйтүенчә, әлеге ведомстволар эшчәнлеге ел азагына кадәр анализланачак һәм Президентка җиткереләчәк:

– Министрлыкларның сайтларына, социаль челтәрләрдәге аккаунтларына анализ ясадык, үз фикерләребезне җиткердек. Кайбер министрлыкларның татар теленә дәүләт теле буларак мөнәсәбәте бик салкын. Спорт министрлыгы, Яшьләр министрлыгы, Юл һәм транспорт министрлыгы, Инвестиция  агентлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башка берничә идарәдә татар теленә мөнәсәбәт бик сүрән. Аларның бу мәсьәләдә закон үтәлешенә мөнәсәбәтен тирәнтен ачыклап, Президентка бик көчле мөрәҗәгать әзерләргә кирәк булачак. Президент белән сөйләшү булуга карамастан, атналык киңәшмәләрдә бик күп татар телле министрлар татар телендә чыгыш ясамыйлар. Шәхси үрнәк бик кирәк. Ул җитәкчелек никадәр югарырак, аның үрнәге шулкадәр үтемлерәк. Һәрберебез телне үстерү һәм киләчәккә җиткерү юнәлешендә нәрсәдер эшләп торсак, гел хәрәкәттә булсак, файдасы тими калмас.

Марат Әхмәтов һәр җитәкчегә, телгә хезмәт итүне дәүләт заказы дип кенә кабул итәргә ярамый, сез җаныгыз-тәнегез белән вазыйфага бирелгән булырга тиеш, дип мөрәҗәгать итте. Утырышта дистәдән артык спикер татар телен үстерү җәһәтеннән үз тәкъдимнәре белән бүлеште, берничә бәйге игълан ителде.

Әйтик, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әдәби бәйге турында тәфсилләп аңлатты. Ул ун номинациядән торачак, роман иҗат итүчеләргә – ике, башка номинацияләрдә катнашучыларга бер ел вакыт биреләчәк. Роман язучыларга 500 мең сум күләмендә премия тапшыру да каралган.  Марат Әхмәтов бу җәһәттән милли үзаңны үстерә торган пьеса кирәклеге турында да искәртте. Драматурглардан залда Ркаил Зәйдулла гына булганга, ул аңа җиң сызганып иҗат итәргә киңәш итте. Сүз уңаеннан, Ркаил Зәйдулла балалар әдәбиятының юкка чыгуы һәм балалар җурналларында әдәбиятның үгисетелүе проблемасын да күтәрде. Аңа кадәр «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков интернетта татар контенты булдыру турында чыгыш ясады.

– Әгәр без интернетта булмасак – без юк дигән сүз. Бу – төп фикер. Безнең күпчелегебезнең балалары, оныклары, кызганыч, телевизор карамыйлар, газета укымыйлар, радио тыңламыйлар. Алар тулысы белән – телефонда. Дөньяны телефон аша тыңлыйлар, телне телефоннан өйрәнәләр. Шуңа  күрә җитди басмалар интерактив һәм интернетка кергән булырга тиеш дигән бурыч куелды. Балалар журналларында уеннар да телефон белән бәйле эшләнә. Шулай ук социаль челтәрләрдә татар мохитен булдыру кирәк. Без үз проектларыбызны «Яшь Татмедиа» дигән бренд астына җыйдык, – диде ул.

Әлеге проектлар экраннарда да тәкъдим ителде. Ркаил Зәйдулла язучылар һәм балалар арасындагы элемтә мәсьәләсен аларны караганнан соң күтәрде дә инде:

– Татар контенты, әлбәттә, кирәктер. Ләкин без балалар журналларында элек Мәхмүт Хәсәнов, Роза Хафизова, Гарифҗан Мөхәммәтшиннарны укып үстек. Хәзер алар барысы да юкка чыкты. Турысын әйтергә кирәк, балалар әдәбияты юкка чыкты. Хәзерге балалар бу әдәбиятны укып үсмәгәч, киләчәктә «Идел», «Казан утлары» журналларына күчмәячәк, укучы бетәчәк. Шуңа күрә балалар редакцияләрендә язучыларны җыеп сөйләшәләр иде. Бүген язучы белән балалар арасында бөтенләй элемтә бетте. Алар үзләренә ниндидер татарча контент дип маташтырып яталар. Балалар әдәбиятын яңадан тернәкләндерер өчен нәрсәләр эшләп була соң?

Әлеге сораудан соң язучы балалар редакциясенә очрашуга чакыру алды.

Бәйгеләр бу гына түгел. Комиссия ярдәме белән татар филармониясендә «TATAR сүзе» нәфис сүз бәйгесе, «Ялкын» журналында «Үз юлым» лабораториясе, «Милли мультифест» кинофестивале үткәреләчәк. Татар мәктәпләре, балалар бакчалары арасында да бәйге игълан ителәчәк.

Татарстан Дәүләт Советы комитет җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин Тукай премиясе лауреатларының туган җирләрендә ни дәрәҗәдә кадерләнүе, мәдәни-мирас проблемалары мәсьәләләрен күтәрде. Чөнки күп кенә тарихи урыннарда татар теле кулланылмый, мәгълүматлар урыс телендә генә бирелә.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин исә балалар бакчалары, мәктәпләргә, урамнарга татарча плакатлар әзерләүләре турында сөйләде. Аңа нәшрият рәссамына катгыйрак таләпләр куярга кирәк дигән теләк җиткерелде.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар  Сәлимгәрәев вакытлы матбугатка язылу мәсьәләләренә тукталды:

– Республика һәм район басмалары интернеттагы аудиторияләрен ел саен арттырып торсалар да (мәсәлән, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль челтәрләрдәге аудиториясе бер ел эчендә – 20,3 процентка, ә интернет сайтларына керүчеләр саны 48 процентка күбәйде), вакытлы матбугатыбызның таралу даирәсен киңәйтү, аңа язылучыларны җәлеп итү һәм басма тиражларын саклау эше дә актив бара. Билгеле булганча, быел язгы кампания коронавирус эпидемиясе таралу аркасында зур кыенлыклар белән барды. 2020 елның икенче яртысына почта аша язылу нәтиҗәләренә күз салсак, республикада татар басмаларына язылу күрсәткече, гомумән алганда, 5,8 процентка кимегән иде. Гәрчә язылу күрсәткечләрен арттыручылар да булды. Мәсәлән, «Ватаным Татарстан», «Акчарлак», «Шәһри Казан» газеталары, «Казан утлары», «Чаян» журналлары; район газеталарыннан Алексеевск, Апас, Кама Тамагы, Түбән Кама, Теләче басмалары абунәчеләр санын арттырган. Кызганыч, агымдагы язылу кампаниясенә дә санитар-эпидемиологик вазгыять чикләүләр кертә башлады. Шуның аркасында язылучылар белән промо-чаралар үткәрү, районнарда «Абунәче көннәре» уздыру кыенлаша. Шулай да редакцияләр, мөмкин булган кадәр, республиканың район үзәкләре, авылларында халык белән очрашулар оештырырга тырыша. Әйтик, «Ватаным Татарстан» газетасы 2020 елның икенче яртыеллыгында «Минем республикам» дигән зур проект башлады. Әлеге проект Татарстанның һәр районын колачлаячак.

Сәлимгәрәев басма матбугатны данәләп сату мәсьәләсенә дә тукталды. Аның әйтүенчә, шәһәрдә киосклар, басма матбугатны сату урыннары бик аз.

Туган телне саклау, милли үзаңны үстерү механизмының келтерәп эшләп китүе комиссия әгъзаларын да рухландырды булса кирәк, залдан Сөембикәгә һәйкәл кую, паспортларга татарча өстәмә бит урнаштыру мәсьәләләрен дә күтәрик дигән тәкъдимнәр яңгырады. Күмәк  эш ышанычны ныгыта шул ул.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*