tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Равил Шәфигуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Равил Шәфигуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Равил Шәфигуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

78 яшендә безнең арабыздан талантлы шагыйрь һәм прозак, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Равил Хасият улы Шәфигуллин бакыйлыкка күчте.

Ульяновск татар милли-мәдәни автономиясенең Г.Кандалый исемендәге әдәби премиясе лауреаты, «Өмет» газетасы редакциясенең С.Урайский исемендәге әдәби бүләге иясе Равил Хасият улы Мәләкәс районы Парау авылында туган. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Димитровград шәһәрендә яшәп иҗат итте. Язучы 6 китап авторы. Аның йөзләгән шигырьләре, хикәяләре һәм очерклары һәрвакыт милләттәшләребез телендә булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Равил Хасият улы Шәфигуллин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

 

Бөтендөнья татар конгрессының
Башкарма комитет җитәкчесе Д.Ф. Шакиров

                    

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*