tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксакаллар шурасы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы арасында уртак проектлар булдырылачак
Аксакаллар шурасы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы арасында уртак проектлар булдырылачак

Аксакаллар шурасы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы арасында уртак проектлар булдырылачак

Бөтендөнья конгрессы каршында эшләп килгән Аксакаллар шурасы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы уртак проектлар булдыру юнәлешендә эшләячәк. Бүген Бөтендөнья конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова белән шул хакта сөйләште.

Данис Шакиров сүзләренчә, олы буын белән яшьләр арасында элемтәләрне ныгыту бик мөһим. Шуңа да Конгресс канаты астында эшләгән ике оешма вәкилләре тыгыз хезмәттәшлектә булырга тиеш.

Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов идарә иткән “Милләт йорты” уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен менә дигән мәйдан, дип саный Данис Шакиров. “Милләт йорты” урнашкан Нариман урамында да татар шәһәр мохитен булдыру, аны милли яктан җанландыру буенча планнар бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*