tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган як” газетасы редакциясе: “Абруйлы ханыбызга 90 яшь!”
“Туган як” газетасы редакциясе: “Абруйлы ханыбызга 90 яшь!”

“Туган як” газетасы редакциясе: “Абруйлы ханыбызга 90 яшь!”

Түбəн Новгородта яшəүче (Суыксу кызы) олы ихтирамга лаек якташ-миллəттəшебез, җəмəгать эшлеклесе, педагог-ветеран Фəймə ханым ОРЛОВА 29 март көнне үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгелəп үтə.

Фəймə Сафиулла кызы күп еллар яшь буынга белем-тəрбия биргəн тəҗрибəле педагог, үткəн гасырның 1980 еллар ахырында иҗтимагый оешмалар булдыруның чишмə башында торган күренекле шəхеслəребезнең берсе. ТормышиптəшеАлимҗан ага Орлов җитəклəгəн “Туган як” өлкə милли-мəдəни оешмасы барлыкка килеп, аның эшчəнлеген җəелдерүгə, бигрəк тə үзешчəн сəнгатьне торгызуга керткəн өлеше əйтеп бетергесез зур аның.

Без “Туган як” газетасы редакциясе, барлык өлкə татар җəмəгатьчелеге исеменнəн хөрмəтле Фəймə апабызны чын күңелдəн олы гомер бəйрəме белəн котлыйбыз һəм милли мəдəниятебезне торгызу, телебезне саклап үстерү өлкəсендə куйган олы хезмəте өчен зур рəхмəтебезне белдерəбез. 71 нче ел бер сукмактан атлаган гомерлек пар канатыгыз Алимҗан ага белəн, бала-оныкларыгызның кадерхөрмəтендə тыныч, матур картлык кичерергə, исəн-сау булып, тагы да матур юбилейларыгызны каршыларга язсын Ходай!

«Туган як» газетасы редакциясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*