tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай авылы мәктәбенә – 150
Тукай авылы мәктәбенә – 150

Тукай авылы мәктәбенә – 150

Бүген Чувашия Республикасы Комсомол районы Тукай авылы мәктәбенең 150 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм кичәсе узды. Алдагы көнне әлеге бай тарихлы мәктәп бинасында Татарстан Республикасының Кайбыч районы, Чувашия Республикасының Комсомол һәм Батыр районнары мәктәпләре укытучылары, татар мәктәпләре директорлары, Татарстаннан мәгариф системасы вәкилләре, Комсомол районы Мәгариф бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы, педагогик хезмәт ветераннары катнашында “Авыл мәктәбен үстерү перспективалары” дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Ул дога һәм мәүлид укып тәмамланган.

Бүгенге көндә 310 укучы белем ала торган һәм 80 мәктәпкәчә яшьтәге бала йөри торган яслиле мәктәпнең юбилеена бик күп халык җыелган. Бәйрәм тантанасы ачылышында мәктәп директоры Зарипов Наил Сабирҗан улы күркәм чара белән котларга килгән абруйлы кунакларга сүз бирде. ЧР Комсомол районы администрациясе башлыгы Осипов Александр Николаевич, ЧР Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Федорова Алевтина Николаевна, ЧР Дәүләт Советының социаль сәясәт һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Краснов Петр Степанович залда утыручыларны сәламләделәр, укытучыларны котладылар.

Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләге һәм ветеран мөгаллимәләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. ЧР татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гибатдинов Фәрит Абдуллла улы мохтариятнең рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә Урмай авыл җирлеге башлыгы (тукай авылы шуңа керә) Зәйнуллин Минзаһит Минсәгыйр улы, Тукай авылы имам-хатыйбы, мәдрәсә директоры Наил хәзрәт Ямалетдинов, һ.б. катнашты. Төрле елларда укыткан бик күп мөгаллимәләр һәм яшь укытучылар бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*