tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай премиясен быел кем алыр?
Тукай премиясен быел кем алыр?

Тукай премиясен быел кем алыр?

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премияләре буенча комиссия 2015 ел премиясенә дәгъват белдерүчеләрдән эшләр кабул итә башлый.

Премиягә милли мәдәниятнең үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән һәм танылу алган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре авторлары дәгъват белдерә ала. Шулай ук премия сәнгать һәм әдәбият белемнәренә кереш өлкәсендәге зур фәнни ачыш ясаучыларга да бирелергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Эшләр министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тарафыннан тәкъдим ителә ала. Документларны 2015 елның 15-нче февраленнән дә соңа калмыйча тапшырырга кирәк.

Тәкъдим итү шартлары һәм документларны тапшыруга бәйле булган барлык сораулар белән дә Пушкин ур., 66/33 адресы буенча урнашкан ТР Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итеп була. Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны 264-74-44, 264-75-14, 264-75-08 телефон номерлары аша белеп була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*