tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы да хәзер Тукайлы!
Туймазы да хәзер Тукайлы!

Туймазы да хәзер Тукайлы!

Бөек шагыйрь бюсты “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге каршына куелды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, композитор, меценат һәм эшкуар Фәнир Галимов, шулай итеп, күптәнге хыялын тормышка ашырды, үзенең милләтенең тугры улы булуын, аның үсеше өчен җан атуын чираттагы тапкыр исбат итте.

Ике ел элек аның тарафыннан ачылган “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге районда яшәүче милләт­тәшләрнең тәрбияви чараларда очрашу урынына, төрле милләтләр өчен дуслык йортына әверелде.
Борынгы тарихлы туган авылы Төмәнәк төбәгендә оештырган ачык һавадагы “Бабай утары” музей-комплексы районның визит карточкасы гына түгел, республика һәм Русиядә яшәүчеләр өчен дә кызыклы туристик маршрутка әверелде. Ел башында эшләп киткән “Тәртип-Туймазы” радиосы да милләт­тәшләрне туган телдә сә­ламли. Һәм менә инде Тукай бюсты да күпләр, бигрәк тә яшьләр өчен фәһемле очрашу урыны булыр.

Тукайны Туймазы белән данлыклы якташыбыз, рай­онның Туктагул авылында туып-үскән, шулай ук бик иртә әти-әнисен югалткан, апасында тәрбияләнгән Га­ли Хикмәтуллин бәйли. Язмышлары охшаш ике ятим егет Уральскидагы мәд­рәсәдә очраша. Тукай белән мәдрәсәдә укыган чорын гомеренең иң матур бер хатирәсе итеп күңелендә йөртә Гали Хөсәен улы. Гомере буе Тукайның үзенә карата әйткән аң-белемгә тартылырга кирәк­леге турындагы сүзләренә тугры булып яши. Иң катлаулы 1937-53 елларда Гали Хикмәтуллин Туймазы поселок Советы рәисе була. “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә. 75 яшендә пен­сиягә китә, әмма җәмә­гать эшчәнлеген ташламый. 1984 елда, 101 яшендә бакыйлыкка күчә.

Тукай бюстын ачу тантанасына район хакимияте вәкилләре, татар җәмәгать­челеге, укытучылар, укучылар, күрше районнардан, Татарстаннан кунаклар килде. Ахырда үзәкнең як­шәмбе мәктәбендә тәр­бияләнүче балалар кечкенә концерт күрсәтте.

 

Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы районы.

Башкортстан

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*