tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазыда укытучыларны хөрмәтләделәр
Туймазыда укытучыларны хөрмәтләделәр

Туймазыда укытучыларны хөрмәтләделәр

Туймазыда Укытучылар көненә багышлап, “Үзебез сайлаган язмыш” исемле чара оештырылган. Бу хакта Башкортстан татарлары конгрессының Туймазыдагы бүлеге җитәкчесе Индира Латыйпова хәбәр итә. Чара район конгрессы тарафыннан, Кандра авылы балалар модель китапханәсе белән берлектә уздырыла.



Лаеклы ялдагы мөгаллимнәр яшь буын укытучылары белән эш тәҗрибәсе хакында уртаклашты, истәлекләре белән дә бүлештеләр.Үзләре иҗат иткән әдәби әсәрләрен укыдылар. Мөхтәрәм остазларны бәйрәм белән котларга укучылар, башка һөнәр ияләре дә килгән иде.

“Ак җилкән” егетләр ансамбле, Ильяс Имамов, Разалия Шәйхи һәм башка балаларның чыгышлары бәйрәмнең матур бизәгенә әверелде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*