tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада яшәп иҗат итүче язучы Фәрит Имамовка Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды
Түбән Камада яшәп иҗат итүче язучы Фәрит Имамовка Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды

Түбән Камада яшәп иҗат итүче язучы Фәрит Имамовка Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды

Язучы, Түбән Камада нәшер ителүче “Туган як” газетасы баш мөхәррире Фәрит Имамов “Эт тырнагы” детектив романнар җыентыгы өчен быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды.

Шушы көннәрдә Фәрит Фәйзетдин улына премия таныклыгы һәм аның күкрәк билгесе тапшырылган. Быел әлеге әдәби премиягә «Язмышлар такыясы» шигырьләр җыентыгы өчен Сания Әхмәтҗанова, «Там, где цветет шиповник» китабы өчен Ольга Кузьмичева-Дробышевская та лаек булды.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелган. Һәр елны берлек әгъзаларыннан 6 кешегә әлеге премия (3 төп премия, 3 кызыксындыру премиясе) тапшырыла. 1 премияне әдәби түгәрәккә тапшыру мөмкинлеге дә каралган. Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәткән 10 студентка ел буе Сөләйманова стипендиясе түләнә.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*