tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарларда кунакта» күчмә сәнгать күргәзмәсе ил буйлап сәяхәттә
«Татарларда кунакта» күчмә сәнгать күргәзмәсе ил буйлап сәяхәттә

«Татарларда кунакта» күчмә сәнгать күргәзмәсе ил буйлап сәяхәттә

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы милләттәшләребез күпләп яши торган төбәкләрдә «Татарларда кунакта» дигән күчмә сәнгать күргәзмәсе проектын башлап җибәргән иде. Кыска гына вакыт эчендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган әлеге күргәзмә Екатеринбург, Симферополь һәм Оренбург шәһәрләрендә булырга өлгерде. Ә бүген аларны борынгы Сембер-Ульяновск өлкәсе татарлары каршы алды. Уникаль экспонатлардан һәм милли киемнәрдән торган кызыклы күргәзмәне ачу тантанасында Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да катнашты.

Күргәзмәне ачу тантанасына килүчеләрне музейның ишек төбеннән үк тальян гармунда уйнап каршы алдылар. Шунда ук нәкъ безнеңчә, татарча итеп чәй өстәлен дә куйганнар. Чын мәгънәсендә “Татарларда кунакта”.

Күчмә күргәзмә башлыча, ТАССРның 100 еллыган багышлап эшләнгән. Шуңа күрә дә экспозицияләрдә халкыбызның бик кыйммәтле мирасы-көнкүреше, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, борынгы йолалары турындагы экспонатлары куелган.

Диварларга куелган сәнгать әсәрләрендә татарларның туй йолалары, никах, киленнең кияү йортына төшүе, аны каршылау күрсәтелгән. Милли кием үзенчәлекләре, аларны бизәү үрнәкләре дә күпләрне җәлеп итә.

Гадәти булмаган әлеге күргәзмәне оештыручыларның әйтүенә караганда, ел азагына кадәр “Татарларда кунакта” проекты илебезнең милләттәшләребез күмәкләшеп яши торган тагын берничә төбәгендә булачак.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Ульяновскида беренче тапкыр оештырган “Татарларда кунакта” күргәзмәсе 27нче ноябрьга кадәр дәвам итәчәк. Аларның алдагы тукталышы Пенза шәһәрендә булачак.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*