tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәүләт Үмәров Әстерханда татар мәдәнияте үзәген булдыру теләге барлыгын белдерде
Дәүләт Үмәров Әстерханда татар мәдәнияте үзәген булдыру теләге барлыгын белдерде

Дәүләт Үмәров Әстерханда татар мәдәнияте үзәген булдыру теләге барлыгын белдерде

Бүген, 29нчы октябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессында Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров “Мирас”  бию ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүләт Үмәров  белән очрашты.  Дәүләт Үмәров тумышы белән Әстерхан өлкәсенең Идел буе районыннан. 2005нче елда Казанга күченеп килә һәм башкалада “Мирас” бию ансамблен төзи. Коллектив күп кенә конкурстларда зур җиңүләр яулый. Дәүләт Үмәров шулай ук республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә фәнни эшчәнлек тә алып бара. 2016нчы елдан башлап Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.

Бүгенге очрашуның төп темасы – Әстерхан өлкәсендә татар мәдәнияте үзәге булдыру. Дәүләт Үмәров Данис Шакировка туган ягы – Әстерхан өлкәсенә күчеп кайту нияте турында әйтте һәм анда татар мәдәнияте үсешен тәэмин итүче үзәк булдыру теләге барлыгын җиткерде.  Д.И. Үмәров үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм мондый оешманы булдыруның максатлары турында сөйләде.

Бу сорауны хәл итүдә Хөкүмәтнең булышлыгы да бик мөһим дип ассызыклады ул һәм Татарстан Президентына рәсми хат юлларга ниятләвен җиткерде. Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров исә,  Дәүләт Исмагыйль улының идеясен хуплады һәм бу максатка ирешү юлында конгресс ягыннан да булышлык булачагын әйтте.

Шулай ук, әлеге очрашуда филология фәннәре кандидаты, күп кенә фәнни хезмәтләр авторы Җәүһәрова Фәнзилә Хәким кызы да катнашты. “Төмәндә, Пензада, Пермьдә бик матур ансамбльләребез эшләп килә, безнең теләгебез – Әстерханда да татар мәдәнияте үсеше өчен мәйдан булдыру,” -диде ул.

Очрашуда 2020нче елның төп темаларының берсе “Гамәл Стратегиясе” турында да фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге документ 2020нче елның августында “Милләт Җыены”нда кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*