tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә Пашат авылының беренче мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр
Түбән Новгород өлкәсендә Пашат авылының беренче мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр

Түбән Новгород өлкәсендә Пашат авылының беренче мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр

Пашатта авылның беренче мөгаллимнәре Сәит ага һәм Айшә апа Соколовларның якты истәлегенә җирле мәдәният йорты диварында хәтер такталары ачтылар, дип хәбәр итә өлкәдә чыгучы “Туган як” газетасы редакциясе инстаграм битендә. Бу тәкъдим белән чыккан һәм аны уңышлы гына тормышка ашырган Рәшит Хөсәеновны шушы игелекле гамәле өчен, Бердәм Россия партиясенең Кызыл Октябрь районы бүлеге җитәкчесе Рафаэль Ильясов, өлкә татар автономиясе рәисе Рамил Салихҗанов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Чал тарихыбызны барлаганы, күренекле шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштергән өчен, олы рәхмәтләрен белдерделәр. Ә хәтер такталарыннан тантаналы рәвештә ак тасмаларны Сәит абый белән Айшә апаның кызлары Энҗе һәм Ләйлә ханымнар төшерде. Бу турыда тулырак “Туган як” газетасында укырсыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*