enrutat
Баш бит / Удмурт халкының бөек уллары
Удмурт халкының бөек уллары

Удмурт халкының бөек уллары

Татарлар һәм удмуртлар — иң якын күршеләр, бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яшәүче халыклар, ләкин менталитетлары төрле. Алар бер-берсеннән телләре белән генә түгел, ә дин буенча да нык аерылып торалар (удмуртлар христиан динен генә түгел, үзләренең борынгы бабаларының мәҗүсилеген дә тоталар). Ике халык күп гасырлар дәвамында милли-мәдәни үзенчәлекне, ата-бабаларыбыз традицияләренә тугрылыкны саклап кала алды һәм менә шулар ике халыкны берләштерүче факторлар булып тора. Түбәндәге документлардан күренгәнчә, татарлар белән удмуртлар арасында тыгыз бәйләнеш булган һәм булачак. Һәм ул ике халык өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булсын.

Иосиф Наговицын

Иосиф Алексеевич Наговицын — күренекле совет сәясәтчесе, 1905 елдан РСДРП (Россия социал-демократик эшчеләр партиясе) әгъзасы, РСФСР Милләтләр наркомы комиссары, РКП (б) Үзәк комитеты каршындагы агитация һәм пропаганда бюросы рәисе (1919-1920), ВАО (Вотская автономная область) ревкомы рәисе (гыйнвар — 1921 елның июле), өлкә исполком рәисе (1921-1925), РСФСР социаль тәэминат нар­комы (1926-1937).

Ул Нократ губернасы Глазов өязе Омутница авылында 1888 елның 6 сентябрендә крестьян гаиләсендә туып-үскән. Милләте буенча удмурт. 1904 елда Глазов шәһәренең 4 сыйныфлы училищесын тәмамлагач, Вятка авыл хуҗалыгы училищесына укырга кергән. Шул ук вакытта РСДРП сафына керә, 1905 елның мартында баш күтәрүдә катнашкан өчен училищедан куып чыгарыла, шул вакыттан бирле аның тормышы сәясәт белән бәйләнә. Уралда, Екатеринбург һәм Уфалей-Кыштым округында революцион эшчәнлеге өчен 1909 елдан Енисей губернасына сөргенгә җибәрелә. 1913 елда чит илгә кача, Германиядә, Бельгиядә, Франциядә, Англиядә яши, маляр, токарь, үтүкләүче булып эшли, бернинди эштән дә курыкмый. Бик күп телләр белгән: удмурт, рус, татар, немец, француз, инглиз. Шул ук вакытта сәяси эшчәнлекне дә калдырмый, партия тормышында актив катнашкан. 1919 елда Россиягә кайта, Совет һәм партия эше буенча Үзәк мәктәптә эшли. Т.К. Борисов һәм Г.Н. Гусев үтенече буенча, партия Үзәк Комитеты И.А. Наговицынны Сарапулда урнашкан Удмурт комиссариаты рәисе итеп билгели. Ул милли кадр­лар әзерләү белән шөгыльләнгән, удмурт телендә иҗтимагый-сәяси әдәбият чыгарган, милли сәнгатьне үстерүгә ярдәм иткән.

Иосиф Наговицын турыдан-туры удмурт автономиясенең милли-дәүләт төзелешендә катнашкан. 1920 елның июнендә коммунист-удмуртлар конференциясендә автономияле өлкә барлыкка килү мәсьәләсе турында фикер алышканнар. Бу Наркомнац (Народный комиссариат по делам национальностей) һәм ВКП(б) (Всесоюзная Коммунистическая партия большевиков) Үзәк Комитетында хуплау тапкан. Наговицын Наркомнац коллегиясе утырышларында удмурт халкының дәүләтчелеген булдыру турындагы сорауны күтәреп чыккан. Иосиф Алексеевич Мәскәүдә бу мәсьәлә буенча В.И. Ленин, И.В. Сталин һәм илнең башка партия һәм дәүләт эшлеклеләре белән очрашкан.

Вотяк автономияле өлкәсе төзелгәч, 1920 елның 4 ноябрендә алдагы бурычларны хәл итү өчен хөкүмәт комиссиясе оештырыла. Вакытлыча идарә органы И.А. Наговицын җитәкчелегендәге Өлкә ревкомы була. Нәкъ менә аңа хуҗалыкның барлык тармакларын диярлек торгызу, дәүләт төзү мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә. 1921 елдан 1925 елга кадәр Наговицын Вотяк өлкәсе башкарма комитеты рәисе була, аңа өлкә авыл хуҗалыгын һәм сәнәгатен торгызу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк була. Еш кына Мәскәүгә өлкәдәге ачлыктан интеккән халыкка ярдәм сорап бара. Иосиф Наговицын Удмуртия дәүләтчелеген торгызуның иң авыр чорында хезмәт куя. Ул Югары хакимиятне нәкъ менә Ижау шәһәре башкала булырга тиеш дип ышандыра ала. Ул чакта пролетариат, сәнәгать предприятиеләре, заводлар Глазовта яки Сарапул шәһәрендә түгел, ә Ижау­да күп булган. Нәкъ менә И. А. Наговицын җитәкчелегендә «Ижсталь» заводы, өлкәдәге заводлар һәм фабрикалар торгызыла, граж­даннар сугышыннан соң ятим калган балалар өчен яңа мәктәпләр, балалар йортлары, санаторийлар төзелгән. Юкка гына Иосиф Наговицынны РСФСРның социаль тәэмин итү наркомы итеп билгеләмәгәннәр (бу вазифада 1926-1937нче елларда хезмәт куя).

Милли музей озак еллар аның гаиләсе белән, бигрәк тә Мәскәүдә яшәгән кызы Анна Иосифовна белән дус булды. Музей фондларында 200дән артык хат, грамота, социаль тәэмин итү буенча хөкүмәт документлары, аларның гаиләләрендәге кайбер кирәк-яраклар саклана.

Ижауда И.Наговицын исемен йөртүче урам да бар. Удмурт халкы һәм Удмуртиядә яшәүче башка халыклар И.А.Наговицынга зур рәхмәтле.

Музей фондындагы телеграммалар­дан күренгәнчә, татарстанлылар да И.Наго­вицынга зур хөрмәт белән караганнар. Телеграммалар Наговицынның шәхесен — аның кешелеклелеге һәм югары профессионализмын бик ачык чагылдыра.

Ул 1937 елның 21 ноябрендә Кырымда туберкулездан дәваланган чакта Мисхор шифаханәсендә вафат була. Кара диңгез буенда, Мисхорда җирләнә. 1977 елда аның җәсәден Ялта шәһәре зиратына җирлиләр.

Василий Алатырёв

Алатырев Василий Иванович — совет лингвисты, удмурт теле һәм фин телләре буенча белгеч, филология фәннәре кандидаты, доцент, УАССРның атказанган фән эшлеклесе, Фин Фәннәр академиясенең Фин-угыр җәмгыятенең мактаулы әгъзасы.

Башта Бөгелмәдә, аннан соң Казанда партия мәктәбендә белем алган. Уку вакытында икмәк әзерләү һәм күмәкләштерү буенча өлкә башкарма комитет һәм район башкарма комитетының вәкаләтле вәкиле булып эшләгән. 1930 елда мәктәпне тәмамлагач, Кукмара районының Оштормо-Юмья авылында берничә ай завуч булып эшли, Казан­да пединс­титутта белем алу курслары үтә һәм шул ук елны А.И. Герцен исемендәге Ленинград пединститутына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, 1934 елда шул ук институтның аспирантурасында укуын дәвам итә. 1938 елда Карелия пединститутында рус теле кафедрасы мөдире вазифасына билгеләнә. Фин сугышы һәм аннан соң авырулар В. И. Алатыревны фәнни-педагогик эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр итәләр.

1955 елда Василий Алатырев Удмурт фәнни-тикшеренү институтының тарих, икътисад, тел һәм әдәбият бүлегенә күчә. Анда 1978 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы, өлкән фәнни хезмәткәр һәм тел секторы мөдире булып эшли. Ул киң профильле лингвист була. В. И. Алатырев хәзерге удмурт теленең фәнни грамматикасын төзүдә актив катнаша. Ул — 150 фәнни һәм фәнни-методик эшләр авторы. Аның теоретик эшләнмәләре удмурт графикасы һәм орфографиясе белән бәйле күп кенә практик мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

Василий Иванович Алатыревка Татарстан автономияле Совет Социалистик Рес­публикасының Мәгариф буенча халык комиссариаты тарафыннан бирелгән «Югары уку йортларына имтиханнарсыз керергә хокук» танык­лыгы белән танышканда, Татарстанның аңа олы тормышка юллама биргәнлеге аңлашыла.

Нәкъ менә Татарстан фән эшлек­лесен үстергән. Нәтиҗәдә удмурт халкының искиткеч галиме барлыкка килгән. Ул удмурт тел белемен алып баручыларның берсе булган. Аның белән горурланырлык! Василий Иванович Алатырев татар телен яхшы белгән. Музейда аның татар әдәбияты тарихы, татар теле белеме, татар теле лингвистикасы буенча аның бик күп китаплары саклана, алар белән ул удмурт һәм татар телләренең чагыштырма лингвистикасы буенча да эшли һәм тикшеренүләр үткәрә.

Резеда Әхмәтвәлиева,
Кузебай Герд исемендәге Удмуртия
Милли музее фәнни хезмәткәре

Язма Удмуртия Милли музее фондларыннан алынган документларга нигезләнеп әзерләнде

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*