tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша

Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша

Казанның Яшь тамашачы театры коллективы Уфага гастрольләр белән килә.

18-20 сентябрьдә казанлылар М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Татарстан кунаклары алты: балалар өчен өч һәм өч кичке спектакль күрсәтәчәк, дип хәбәр итте театрның матбугат секретаре Дарья Ольхова.Казанның Яшь тамашачы театры тәкъдим иткән репертуарда узган гастрольләр вакытында Уфа халкы яратып өлгергән спектакльләр дә, яңалары да бар.

18 сентябрьдә тамашачылар А. Гаделнең «Нечкәбил» музыкаль әкиятен һәм Б. Шоуның «Пигмалион, яки бер бәхәс тарихы» популяр романтик комедиясен карый ала.19 сентябрьдә Р. Стивенсонның «Хәзинәләр утравы» маҗаралы мюзиклы һәм үткән сезонның премьерасы –Н. Гогольнең «Танау» фантастик детективы тамашачылар хөкеменә чыгарыла.20 сентябрьдә уфалылар Ю. Богановның «Яшәртүче алмалар» музыкаль әкияте белән таныша һәм А. Пушкин әсәре буенча «Ату тавышы» дигән сөйләшүдә катнаша ала.

М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры, үз чиратында, Казанга 28-30 сентябрьдә бара. Бу ике театр арасында беренче алмаш гастрольләр түгел. Моңа кадәр алар 2016 елның сентябрендә узган иде.Гастрольләр «Балалар һәм яшьләр өчен зур гастрольләр» федераль программасы чикләрендә оештырыла.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*