tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Башкортстан татарлары конгрессы әгъзалары утырышы узды
Уфада Башкортстан татарлары конгрессы әгъзалары утырышы узды

Уфада Башкортстан татарлары конгрессы әгъзалары утырышы узды

Бүген, 27 октябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллек офисында Башкортстан татарлары конгрессы әгъзалары утырышы узды.

Утырышның көнүзәк мәсьәләсе – 2021 елда үтәсе Башкортстан татарлары конгрессы съезды хакында сөйләшү булды. Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов әйтүенчә, февраль аенда республикабыз районнарында утырышлар үткәрү каралса, төп чаралар Уфа шәһәрендә 27-28 мартта узачак.

Съезд үз эченә 4 секцияне алачак. Монда мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм эшкуарларга багышланган бүлекчәләр көн дәвамында эшләп киләчәк. “Татар юлы” дип аталган әдәби-музыкаль чара да әлеге съездның бизәге булыр дип ышана Заһир Хәкимов.

Очрашу ахырында бүген туган көнен билгеләгән социология фәннәре докторы Рушан Галләмовка Альфред Дәүләтшин бүләк тапшырды.

Гөлшат Сафина

Уфа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*